Ветеринарлар бруцеллез куркынычы хакында кисәтә
Түбән Кәминкә авылындагы бер хуҗалыкта бер баш мөгезле эре терлектә бруцеллез чире табылган, бу тана юк ителгән. Әлеге куркыныч авыруның яңа очрагы Балтач районында ачыкланган
Чирмешәндә, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең ветеринария инспекторы Эвелина Лотфуллина катнашында, гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча район комиссиясе утырышы узды. Анда район территориясенә бруцеллез һәм котыру чирләренә юл куймауга кагылышлы мәсьәлә каралды.
Киңәшмәдә катнашкан район җитәкчесе Рамил Айбатов та әлеге проблемага тукталып район территориясендә бруцеллез авыруын кисәтү буенча бурычлар билгеләде.
Бруцеллез – терлек азыгы, һава юлы аша тарала торган куркыныч авыру.
Ул кешегә дә йогарга мөмкин. Инфекция чыганагы - йорт хайваннары. Әлеге чирне йоктырган кешенең температурасы күтәрелә, ул хәлсезлектән һәм буыннары авыртудан җәфалана. Ләкин шуны белергә кирәк: авыру - кешедән кешегә күчми. Бруцеллез озак дәвалана. Авырудан соң калдык күренешләр инвалидлыкка китерергә мөмкин.
-Бүгенге көндә райондашларны кисәтәсе килә, машинадан терлек сатучылардан, билгесез кешеләрдән терлек сатып алмаска. Терлекне, итне сатып алганда да, ветеринария документларын сорарга кирәк. Ул булмаган очракта, терлек бернинди ветеринар контроль үтмәгән дигәнне аңлата. Андый терлек яисә ит сатып алып, сез үзегезне генә түгел, янәшәдәгеләрне дә куркыныч астына куясыз. Элек без бу чирләрне күрше районнарда ачыкланганлыгын гына искәртеп сөйли идек, күргәнегезчә, үзебезнең районда да шушындый куркыныч хәл барлыкка килде, - диде район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Газыймов.
Бу авыруларның таралуының төп сәбәбе - терлекләрне рөхсәтсез ташу.
Белгеч шәхси хуҗалыкларда терлек асраучы затларга үз киңәшләрен дә җиткерде:
1. Терлекләрне ветеринария учреждениесендә теркәргә, бирка рәвешендә теркәлү номеры алырга;
2. Сатып алу, сату, суюга тапшыру, көтүлеккә куу, көтүлеккә урнаштыру һәм башка барлык күченүләрне ветеринария хезмәте рөхсәте белән генә башкарырга кирәк.
3. Яңа сатып алынган терлекләрне 30 көн дәвамында ветеринария тикшеренүләре һәм эшкәртүләр үткәрү өчен карантинда тотарга;
4. Ветеринария хезмәтенә бруцеллез (яшәүгә сәләтсез яшь терлек туу) шикләнеп авыруның барлык очраклары турында мәгълүмат бирергә;
5. Терлекләрне карау буенча ветеринария хезмәтенең тәкъдимнәрен катгый үтәргә.
Хайваннар авыруының һәр очрагы турында дәүләт ветеринария хезмәтенә 2-51-20; 2-51-70 телефоннары буенча хәбәр итәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев