Васыйл Шәйхразиев Чирмешәндәге “Суган даласы” фестиваленә килмәкче
Бүген Чирмешәндә район Советының киңәйтелгән зур утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары Васыйл Шәйхразиев та катнашты.
Җыйнак та, иркен дә ФАП
Районга эш визиты белән килгән Васыйл Шәйхразиев бездәге эшләр белән танышуны әүвәл Кара Чишмә авылыннан башлады. Бу көнне ул биредә республика бюджеты хисабына 9 миллион сумнан күбрәк бәягә, "Дәвамлы һәм актив тормыш" илкүләм проектының беренчел звеноны модернизацияләү программсы буенча төзелгән фельдшер-акушерлык пункты бинасын ачу тантанасында катнашты.
Тыштан саргылт төстәге модульле бина бастыру эшләрен узган ел ахырында төгәлләделәр. Ул җыйнак, 42,8 квадрат метрлы гына булса да, фельдшер, процедура, прививка кабинетларын сыйдырган.
-Хәтта душына кадәр бар. Суы кергән-чыккан, шунда ук санузел. Эш өчен ике компьютер, әйбәт җиһазлар урнаштырылган. Җылы, якты. Йөрәк тикшерергә ЭКГ бар, күз басымын үлчи алабыз. Шартлар бик яхшы, элеккеге белән чагыштыра торган түгел инде. Мәктәп бинасындагы бүлмәләребез санитар таләпләргә җавап бирми иде, - ди авыл фельдшеры Гөлгенә Хәйдәрова.
Гөлгенә Вәлимхамәт кызы биредә 2008 елдан бирле эшли, 302 кеше даими яшәүче Кара Чишмә авылы “больницасына” көненә 9-10 кеше килә икән. Шикәрен тикшертә, кан басымын үлчәтә, ЭКГ үтә, укол кадата. Әлбәттә инде, өйләргә авырулар янына да барырга туры килә.
-Безнең төп бурыч – авыру кешегә дөрес диагноз куеп, беренче ярдәмне күрсәтү, - ди ул.
Васыйл Шәйхразиев һәм район башлыгы Рамил Айбатов ал тасма кисеп ФАПны тантаналы рәвештә ачтылар.
-Изге Рамазан аенда ачкан фельдшер-акушерлык пункты бик матур һәм уңайлы. Сәламәтлегегезне алдан кайгыртып яшәгез. Бирегә чирләгәч кенә килергә булмасын, - диде авыл халкына ФАПны ачу тантанасында Премьер-министр урынбасары.
Ничек яшәдек, ниләр эшлисе
Район Советының район мәдәният йорты бинасында узган XXXV утырышында төп доклад белән район башлыгы, район Советы рәисе Рамил Айбатов чыгыш ясады. Ул төбәгебезнең 2025 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗә ясады һәм 2026 елга кайбер бурычларны атады.
Узган елда районның тулаем территориаль продукт күләме 58 млрд сумнан артып киткән, 2024 ел белән чагыштырганда, 105 процент. Яшереп торасы юк, район икътисады нефть тармагына йөз тоткан. Бездә даими рәвештә 10 нефть чыгару компаниясе эшли.
Районда сәнагать җитештерү индексы 2025 елда 104,9 процент тәшкил итте.
ТР Икътисад министрлыгы мәгълүматлары буенча, без уңай динамикалы 21 муниципаль берәмлек арасында. Муниципаль берәмлекләрнең социаль икътисади рейтингында 2025 елда без 9 нчы баскычка күтәрелә алганбыз. Инвестиция күләме 2,7 млрд сум тәшкил итә.
Эшмәкәрлек: күмәчләрдән кунакханәгә кадәр
Әлбәттә, халкыбыз нефтькә генә ышанып ятмый. Район башлыгы эшмәкәрләр хакында да сөйләде. Районда барлыгы 463 кече һәм урта бизнес вәкиле теркәлгән.
Мисал өчен әйтик, Руслан Мәгъсүмов былтыр үзең хезмәт күрсәтә торган машина юу урыны булдырган. Бу күп кенә якташларыбызның эшен җиңеләйтте. Менуи Гаспарян ипи салу пекарнясы һәм шунда ук әзер продукция сата торган кибет ачып җибәрде. Шуның өстенә кунакханә һәм кафе бинасы төзелгән.
Парк, күперләр һәм юллар
Район җитәкчесе депутатлар алдында чыгыш ясаганда былтыр районда төзелеш һәм капиталь ремонт эшләренә барлыгы 1 миллиард 590 миллион сум акча тотылуын әйтте. Чирмешән муниципаль районы бу өлкәдә 24 федераль һәм республика программаларында катнашкан.
Район үзәгендәге Күл паркын төзекләндерүгә 120 миллион сум юнәлдерелгән. Монда күл суы “яңартылды”, аның тирәсенә агачлар утыртылды, балалар уен мәйданчыгы, кече архитектура формалары урнаштырылды. Киләсе елда бу проектның – Зур Чирмешән елгасы яр буен төзекләндерү эшенең икенче этабына керешү күздә тотыла.
-Әлеге күләмле эшләрне гамәлгә ашыруда ярдәм иткән өчен, ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка, якташыбыз, ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимовка барлык райондашларыбыз исеменнән бик зур рәхмәт, - диде Рамил Тәлгать улы.
Әмир авылы янында олы юлда, Сөлчә елгасы аша капиталь ремонтланган күпернең кирәклеген барыбыз да тиз тойдык, 81 млн сумлык объектның ачылуын чит төбәк машина йөртүчеләре дә бик тансыклады. Иске Үтәмештәге былтыр төзелгән яңа күпер дә халыкка хезмәт күрсәтә.
Төзелеш өлкәсендә башкарылган эшләр күз алдында. Район үзәк больницасының хирургия бүлеге яңарды. Кара Чишмәдә яңа ФАП бинасын сафка бастырдылар. Бәркәтәдә һәм Лашманда модульле почта биналары, Түбән Кәминкәдә яңа кибет бинасы халыкка хезмәт күрсәтә. Туймәттә мәдәният йорты капиталь ремонтланды. Саный китсәң, 2025 елда әле тагын байтак эшләр башкарылган.
-Юллар төзелеше дә дәвам иттереләчәк. 2025 елда районда 17 километрдан озынрак арада төбәк әһәмиятендәге, 10 километрдан күбрәк озынлыкта муниципаль юллар, барлыгы 1 млрд 11 миллион сумлык бәягә норматив хәлгә китерелде, - диде үз докладында Рамил Айбатов.
Авыл: җитен, киндер һәм сөт килограммнары
-Узган елда игенчеләребез дә сынатмады. Еллык “валовка” күләме 3 млрд сум тирәсе дип фаразлана. Аграрийлар бөртекле һәм көнбагыш, рапс кебек культуралардан тыш былтыр 2 меңләп гектардан күбрәк мәйданда җитен-киндер иктеләр, - дип дәвам итте докладчы.
“ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятенең Мәскәүдә үк танылуы сөенечле. Элиталы орлыклар үстерүче җәмгыятне Россия күләмендәге “Алтын көз” бәйгесендә диплом һәм алтын медаль белән бүләкләделәр.
Терлекчелек хакында. Бүген районда көненә 25 тонналап сөт җитештерелә, бер сыерга 21 килограмм тирәсе. Рекорд түгел (без республикада 27 нче урында). Әмма, былтыргы белән чагыштырганда, 15 процентка үсеш бар.
Геройлар һәм кадрлар
Олылар эшләгәндә, яшьләр бүләк арты бүләк яулый. Әйтик, 1 нче Чирмешән мәктәбенең волонтерлар отряды “Добрый Татарстан - 2025” бәйгесендә республика күләмендә җиңү яулаганнар. Түбән Кармалкадан Алена Зайцева Мәскәүне “Без Донбассны яклаучылар” проекты белән әсир итте. Бу – мисалларның берничәсе генә. 2009-2010 елгы “Корыч ябалак”ларыбызның алкалы хоккей буенча былтыр Татарстан чемпионы булуларына ничек сөенмисең дә, ничек мактанмыйсың, ди?! 42 команда арасында Әлмәттәге “Татнефть – фиджитал игры” бәйгесендә җиңүчеләребезгә дә афәрин.
Егор Зубов – бокста, Айзилә Җамалетдинова һәм Евгений Акимчук самбода район данын яклыйлар. Чирмешән яшьләре – ут! Сосновка авылы кызы Анна Иванова “Татарстан чуваш гүзәле” титулына ия булды. Кармыш кызы Эльвина Әфлятунова районны “Татар кызы – 2026” зона бәйгесендә танытты.
СВО: үзебезнекеләрне ташламыйбыз
Докладта махсус хәрби операция темасына аерым урын бирелгән. 2025 елда бу уңайдан гуманитар ярдәм эше белән бәйле районыбыз “Безнең заман геройлары” (“Герои нашего времени”) республика премиясенә лаек булды.
Саннар үзләре үк сөйли: районнан СВО зонасына 45 тапкыр бару, барлыгы 36,3 миллион сумлык гуманитар йөк озатылган. Бу эштә барлык райондашлар да катнашты.
-СВОдагы егетләргә, аларның гаиләләренә ярдәм итеп яшибез. Махсус хәрби операциядә хезмәт иткән егетләребезнең район һәм республика тормышында актив катнашалар. Әйтик, демобилизацияләнгән Илнар Васыйл улы Мортазин бүген Туймәт авыл җирлеген җитәкли.
Сүземне йомгаклап шуны әйтәсе килә, районыбызда халыкның яшәү шартларын яхшырту, уңайлы итү өчен дәүләтебез тарафыннан барысы да эшләнә.
Без дә, үз чиратыбызда, республикабыз үсешенә лаеклы өлешебезне кертәбез, куелган бурычлар һәм максатларга ирешербез, дип ышандырып калам, - дип төгәлләде чыгышын Рамил Айбатов.
Доклад буенча фикер алышуларда Кармыш авыл җирлеге башлыгы Рәмилә Гатина, “Тепсуркаев В.Ә.” крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Висхан Тепсуркаев, Чирмешән районынның Татарстан халыклары Ассамблеясе вәкиллеге җитәкчесе Әлфия Закирова катнаштылар.
Докладларны тыңлаганнан соң Васыйл Шәйхразиев чыгыш ясады.
-“Суган даласы” фестивале белән гаҗәпләндердегез. Мин суган ашын да, пирогын да яратам. Чакырсагыз, бу бәйрәмгә мин дә килермен, - диде уенын-чынын бергә кушып Васыйл Габделгаяз улы. – Район җитәкчесенең докладын игътибар белән тыңладым. Күп эшләр башкаргансыз. Хәрби операция зонасындагы егетләргә булышуыгыз, җиңү өчен күп өлеш кертүегезгә рәхмәт. Сайлауларда чирмешәнлеләр гел актив. Эшлисе эшләр дә байтак. Эшмәкәрлек юнәлешендә үсеш темпын күтәрәсе иде, сәнәгать паркы да кирәк. Районда үзмәшгүльләр саны азрак. Үлем-китем күп. Медицина учреждениеләренә табиблар табу – шулай ук актуаль. Аларны районга тартырга кирәк. Ә болай сезнең яклар җире, туфрагы уңдырышлы, тарихы бай. Барыгызга да уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев