Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Узган язда Чирмешән районында өч мунча янган

Яз җиттеме, ярамый дип күпме генә сөйләнсә дә, язылса да, коры үләнгә ут төртүчеләр ел да булгалап тора. Моның нинди аяныч нәтиҗәләргә китерү мөмкинлеген белеп тә торалар югыйсә.

Районның янгын күзәтчелеге хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, статистика буенча, язгы-җәйге чордагы янгыннарның яртысыннан күбрәге үлән, корылмалар тирәсендә чүп-чар яндыру, сүндерелмәгән тәмәке төпчеге, балаларның ут белән шаяруы сәбәпле чыга икән. Эссе коры көннәрдә гади генә коры үлән дә – дары сыман.

-Узган 2021 елның апрель-май айларында янгын сүндерүчеләр район территориясендә 39 тапкыр ут чыгу урынына барды, шулардан: егерме тугызысында коры үлән һәм чүп-чар, өчесендә мунча, икесендә абзар, икесендә хуҗасыз бина һәм берәр тапкыр торак йорт, фатир һәм гараж янды, -ди райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин.

Янгынны булдырмас өчен, түбәндәге саклану чараларын үтәргә кирәк:

-территорияләрне, ишегалларын җыештырганда, биналарга якын арада чүп-чар яндырмагыз; янучы чүп белән корылмалар арасындагы ераклык кимендә 50 метр булырга тиеш. Коры һәм җилле көннәрдә чүп-чар яндыру тыела;

-коры үләнгә ут төртмәгез, ул бик тиз яна, ә җилдә ут бик тиз тарала һәм ул якындагы агачларга һәм корылмаларга күчәргә мөмкин;

-торак, төзелеш һәм башка биналарга юлларны капламагыз, бу янгын сүндерү техникасының узуына комачаулык итәчәк.

-Хуҗалыкларда җыелган чүп-чарны контейнерга җыярга һәм махсус җиһазландырылган чүп-чар мәйданчыгына алып китәргә кирәк, ә йорт янында язгы һәм җәйге чорда янгынны сүндерү өчен беренчел чаралар: 200 литрдан да ким булмаган күләмдә су салынган мичкә, чиләк, комлы әрҗә, көрәк һәм багорлар булдырыру мөһим, - ди Фәнил Гыйззәтуллин

Янгын чыккан очракта, әлеге хәл турында кичекмәстән янгын сагына 01 яки 2-57-01 телефон номерына, кесә телефоныннан 101 номерын җыеп хәбәр итәргә кирәк.

фото: Фәнил Гыйззәтуллин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев