Утыз Имән авылында абзарга яшен аткан
9 август көнне Утыз Имәндә авылында янгын чыгып, бер хуҗалыкның абзары янган.
9 август көнне Утыз Имәндә авылында янгын чыгып, бер хуҗалыкның абзары янган. Ут чыгуның беренчел фаразы – яшен ату.
Ут казасы хакында кичке бишенче яртылар тирәсендә ГЛОНАСС системасы буенча хәбәр иткәннәр.

Чирмешәннең 135 нче янгын сүндерү часте начальнигы Руслан Хөснуллин хәбәр итүенчә, янгын сүндерүчеләр килгәндә, керамзит блоклардан төзелгән сарайны ут чолмап алган була. Ялкынның янәшәдәге корылмаларга, йортка, мунчага һәм гаражга да күчүе янаган, моңа юл куелмаган. Бәхеткә, ут казасында зыян күрүче кешеләр юк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев