Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Урманасты Үтәмештә үзсалым акчаларына Мәнди чишмәсен ремонтлаганнар

Урманасты Үтәмешнең төп – Мәнди чишмәсен ремонтлаганнар.

-Әлеге эшне үзсалым акчаларына башкардык, - диде Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов. – Су чыганагының тирә-юнен матурлауда, өмәдә авыл халкы актив катнашты. Бергәләп чүп үләннәрен чаптык, элементларны буядык.

Мәнди чишмәсенең павильонын өр-яңадан ясаганнар, искесен сүткәннәр. Мондагы тимер улак буйлап йомшак, чиста су ага. Елгачык аша тимер басмадан чыгарга, беседкада утырып ял итәргә мөмкин.

Дөрес, камиллеккә чик юк, бу су чыганагы тирәсендә матурлыйсы, яңартасы урыннар күп әле. 

 

 

 

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев