Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Ун яшь чирмешәнлегә тантаналы шартларда паспортлар тапшырдылар

Районда ундүрт яше тулган яшүсмерләргә, бәйрәм оештырып, паспортлар тапшыру матур гадәткә әверелде.

Монысында “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлекчәсе “Без – Россия гражданнары” проекты кысаларында оештырган тантана Татарстан Республикасы Конституциясе көне уңаеннан булды.

Паспорт алучы ун егет һәм кызны район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова, “Алдынгылар хәрәкәте”нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлшат Җамалтдинова һәм район полиция бүлеге ветераннары советы рәисе Наилә Мәссарова тәбрикләделәр.

-Хәзер сез илебезнең тулы хокуклы гражданнары. Төп документ алу шулай ук җаваплылык та өсти. Аны кадерләп тотыгыз, чит-ятлар кулына эләгүдән саклагыз, - диде Надежда Габдерәшит кызы.

Паспорт алучылар арасында Чирмешән егете Матвей Темников та бар. Аңа 1 октябрьдә 14 яшь тулган. Якташыбыз кадетлар мәктәп-интернатының 8 нче сыйныфында укый, буш вакытларында спорт белән шөгыльләнә. Киләчәктә әтисе кебек (ул хәзергесе вакытта махсус хәрби операция зонасында) хәрби булырга хыяллана. Чарага әнисе Оксана белән килгән.

-Ис китмәле, улыбызның шундый зур үсеп җитүе сизелми дә калган. Аның төп документка ия булуы безнең барыбыз өчен дә бик дулкынландыргыч булды, - ди Оксана Темникова.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Илсөяр Гайнетдинова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев