Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Төзүчеләр килде

Совет урамындагы 45 "а" йортында төзүчеләр эшли. Биредә капиталь ремонт башланды. Быел капиталь ремонт программасына кертелгән сигез күп квартиралы йортта, нигездә, су линиясен һәм канализация челтәрен яңартачаклар. "Һәр йорт өчен капиталь ремонт үткәрү графигы төзелде, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Илнар Минһаҗев. - Совет урамындагы 45 "а"...

Совет урамындагы 45 "а" йортында төзүчеләр эшли. Биредә капиталь ремонт башланды.


Быел капиталь ремонт программасына кертелгән сигез күп квартиралы йортта, нигездә, су линиясен һәм канализация челтәрен яңартачаклар.

"Һәр йорт өчен капиталь ремонт үткәрү графигы төзелде, - ди "Чирмешән" торак милекчеләре ширкәте идарәсе рәисе Илнар Минһаҗев. - Совет урамындагы 45 "а" санлы йортта эш төгәлләнгәч, "Төзекләндерү" җәмгыяте хезмәткәрләре шул ук урамдагы 3нче йортка күчәргә планлаштыралар. Ремонт эшләрен башлау өчен материаллар алынды. Төзүчеләр, йортта яшәүчеләргә уңайсызлыклар китермәс өчен, әүвәл гомуми линияләрне ясаячаклар, аннан соң гына аерым квартираларны линиягә тоташтырачаклар. Ремонтны сыйфатлы итеп, кыска вакытта башкарырга омтылабыз".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән капиталь ремонт программасы