Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Тугыз яшь чирмешәнлегә Россия паспортлары тапшырдылар

Ватанны саклаучылар көне алдыннан Чирмешән районында паспортлар тапшыру тантанасы үтте.

“Орион” яшьләр үзәгендә үткән чарада тугыз яшь чирмешәнле төп документлы булды. Беренче документны егетләр һәм кызлар Чирмешән муниципаль районы башлыгы Рамил Айбатов кулыннан алдылар.

- Россия гражданины булу –зур дәрәҗә, паспорт алу - истә калырлык зур вакыйга, сез бу көнне олы бәйрәм буларак кабул итсәгез, күңелләрегездә ул озак сакланыр. Паспортны Ватанны саклаучылар көне алдыннан бирүләре зур әһәмияткә ия, чөнки илебезнең киләчәге сезнең кулларда, - диде котлау сүзендә Рамил Тәлгать улы.

Шулай ук бу көнне укучыларга паспортлар белән бергә “Бердәм Россия Яшь Гвардиясе”нең район бүлекчәсе исеменнән  истәлекле бүләкләр дә тапшырылды.

- Әлеге көнне мин бик көттем,- диде 1 нче Чирмешән урта мәктәбенең 7 нче  сыйныф укучысы Александр Долгополов. - Паспортны район башлыгы кулыннан алу үзе бер горурлык булды. Әлеге документны алгач, бер башка үсеп киткәндәй булдым. Россия гражданы буларак җаваплылык хисе дә тойдым.

 


Гөлсирә Шәрифуллина фотолары һәм видеосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев