Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка чиркәвен газ ягып җылытачаклар

Түбән Кармалка авылындагы Николай Чудотворец чиркәве бинасын газ ягып җылыта торган итәчәкләр.

Чиркәүнең приход советы рәисе Владимир Мануйлов әйтүенчә, әлеге бинада 1990 нчы елларда җылыту торбалары сузылган булган. Тик бу система суыкларда туңып, яраксызга әверелә.

- Район башлыгы Рамил Айбатов ярдәме белән, бина янына кадәр 30 метрга якын арада газ торбасы бушлай сузылды, санагыч куелды. Хәзер мич сатып алып урнаштырырга һәм заманча яңа җылылык системасы ясарга кала. Бу эшләрне быел җәй башкарырга ниятлибез, моңа халыктан җыелган иганә акчалары  файдаланылачак, - ди Владимир Алексеевич.

Сүз уңаеннан, әлеге Николай Чудотворец чиркәве - ХХ йөз башларында, 1902-1905 елларда төзелгән тарихи бина.  

Владимир Мануйлов фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев