Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

ТР Рәисе ярдәмчесе Тимур Сөләйманов Чирмешән яшьләре белән аралашты

Чирмешәндә аш-су осталарының форумы узачак. Анда профессионалллар түгел, ә аш пешерергә яратучы балалар, яшүсмерләр көч сынашырга җыена.

Бу хакта ТР Рәисе ярдәмчесе, Татарстанның “Алдынгылар хәрәкәте” балалар һәм яшьләр гомумроссия иҗтимагый-дәүләт хәрәкәтенең төбәк бүлеге советы җитәкчесе Тимур Сөләймановның  күптән түгел генә район яшьләре белән очрашуы вакытында килешенде.

“Алдынгылар хәрәкәте” бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәте Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә узган ел оешкан иде. Яңа хәрәкәт бөтен яшьләрне бергә тупларга тиеш.

– Хәрәкәт эшендә балалар һәм яшьләр турыдан-туры катнашачак. Алар кечкенәдән үк үзләрен бу хәрәкәтнең бер өлеше итеп тоярга тиеш. Монда аларның һәркайсы күңеленә хуш килгән, кызыклы һәм мавыктыргыч шөгыль таба ала. Шул рәвешле, без балалар һәм яшьләрнең мәшгульлеген тәэмин итәчәкбез, – ди Тимур Сөләйманов. - Моңа кадәр дә мәктәпләрдә төрле хәрәкәтләр эшләп килде. Әмма бу хәрәкәт – моңа кадәр балалар һәм яшьләр белән эшләүче башка хәрәкәтләр һәм оешмаларның көндәше түгел, ә аларны берләштерүче.

“Алдынгылар хәрәкәте”нә 4 яшьтән 22 яшькә кадәрге яшьләр һәм балалар керә. Һәр яшь үзенчәлегеннән чыгып, балалар һәм яшүсмерләр мультфильмнар, төрле уеннар һәм уенчыклар, җырлар, кино, интернет, блогерлар, музыка кебек юнәлешләрне сайлый ала.

- Республиканың төрле югары уку йортларында укучы студентлар өчен  дә Чирмешән кызыклы булырга тиеш. Яшьләр укып бетергәннән соң туган якларына әйләнеп кайтсын иде. Билгеле, моның өчен районда тиешле мохит – ял итү урыннары, үсеш программалары, зур шәһәрләрдәге кебек инфраструктура һәм башкалар кирәк, - дип билгеләде Казан кунагы.

“Орион” яшьләр үзәгендә оештырылган чарада район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты, яшьләргә үз теләкләрен җиткерде.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев