Үтүкнең дә туган көне бар
Туган як тарихы музеенда үтүк тарихына, аның килеп чыгышына багышланган чара узды.
“Туган көнең белән, үтүк!” дигән танып белү кичәсенә 2 нче Чирмешән мәктәбе укучыларын чакырганнар. Балалар борынгы үтүкләрне, элек әби-бабаларыбыз кер юу өчен кулланган өй кирәк-яракларыннан оештырылган күргәзмәне кызыксынып карадылар.
-Мин хәтта үзем дә махсус “валек” һәм уклау белән үтүкләп карадым, бик кызыксындырды, ишеткәнем бар иде, ә менә ничек куллануларын беренче тапкыр күрдем, - ди 7 нче сыйныф укучысы Снежана Миронова.
Туган як тарихы музее экскурсоводы Гөлгенә Харисова балаларны үтүкнең тарихы белән таныштырды.
1636 елда үтүк патша сарае каршындагы махсус чыгымнар китабына кертелгән, шуннан бирле 10 февраль үтүкнең туган көне дип исәпләнә. Тәүге электр үтүген 1882 елда уйлап чыгарганнар.
-Музей бүлмәләрендә булганда укучылар экспонатларны карыйлар да китәләр. Ә алар кайчан, ничек уйлап табылганны белми дә калалар. Мондый чаралар тарих битләренә сәяхәт ясарга ярдәм итә, - ди Гөлгенә.
Йолаларны, тарихи экспонатларны өйрәнүгә багышланган шундый чараларны биредә ай саен үткәрергә ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев