Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Тегермән чишмәсе янында ял зонасы да ясадылар

Чирмешәннән 2 километр ераклыктагы, Казанка юнәлешендәге юл кырыенда урнашкан Тегермән чишмәсен төзекләндерүгә быел да байтак средство җәлеп ителде.

Бүген әлеге су чыганагы район инвалидлар җәмгыяте шефлыгында дип була. Җәмгыять чишмә һәм чишмә тирәсен төзекләндерү өчен, республика Рәисенең грантын алуга конкурста да катнашты.

Быелгы ремонт барышында чишмә тирәсендә байтак эш башкарганнар: су чыганагына төшү өчен баскычны төзәткәннәр, ял зонасы булдырганнар, анда өстәл һәм утыргычлар, хәтта зур самавыр да китереп куйганнар. Тирәсен тотып алганнар. Гөмбәз өлеше, яңартылып, нык матурайган, тирә-юнь чүп-чардан арындырылган. Хәзер биредә бәдрәф тә бар. Стена өлешендәге декоратив ишекләр дә игътибарны җәлеп итә. Барлык бу социаль грантта каралган эшләрне грант акчасына башкарганнар.

–Самавырны подрядчы – Ульяновкадагы Прокофьевлар оешмасы бүләк итеп бирде, - ди инвалидлар җәмгыяте рәисе урынбасары Ирина Митяева. –Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты үзсалым акчаларыннан өлеш чыгарды. Чишмә суының сыйфатын тикшертергә бирдек, аның нәтиҗәләрен аерым табличкага язып куярга җыенабыз.

Кызганыч, корылык белән бәйле, июль аенда әлеге чишмәдә су югалган. Мондый хәл 2010 елда да булган иде, аннары су килде үзе.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев