Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кәминкәдәге шәхси эшкуар язгы кыр эшләренә әзер

Түбән Кәминкәдәге шәхси эшкуар Габбас Хөснуллин язгы кыр эшләренә әзер.

 

-Кредитка алынган МТЗ-82 тракторына үзем утырам, аның өчен түләп бетердем, - ди ул. -Башка агрегатлар да ышанып файдаланырлык.

Аның пай җирләре 110 гектар мәйдан били, шунда солы, бодай һәм арпа чәчмәкче. Начар орлык күмдереп яхшы уңыш алырмын димә, Габбас Мингаяз улы бодай һәм арпаның элиталы орлыкларын алу турында килешкән. 40 гектардагы күпьеллык үләннәрнең бер өлешен яңартырга да исәбе бар, җире көздән эшкәртелгән. Гомумән, аның барлык җирләренә дә сабан кергән. Эшкәртү, чәчү, уңыш җыю өчен ул башка кеше ялламый, барын да үз көче белән җиңдерә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев