Безнең районда
Түбән Кәминкә авыл мәдәният йорты матурая
39 ел элек төзелгән Түбән Кәминкә мәдәният йорты җәй ахырына танымаслык булып үзгәрәчәк.
Бүген төзүчеләр бригадасы мәдәният йортының тышын сайдинг белән тышлый. Бинаның нигез кырыена отмоска ясалачак, керү юлына тротуар плитәләре җәелә.
-Моңа кадәр мәдәният учагында су һәм канализация дә юк иде. Осталар бу эшләрне дә башкарып куйдылар, - ди...
39 ел элек төзелгән Түбән Кәминкә мәдәният йорты җәй ахырына танымаслык булып үзгәрәчәк.
Бүген төзүчеләр бригадасы мәдәният йортының тышын сайдинг белән тышлый. Бинаның нигез кырыена отмоска ясалачак, керү юлына тротуар плитәләре җәелә.
-Моңа кадәр мәдәният учагында су һәм канализация дә юк иде. Осталар бу эшләрне дә башкарып куйдылар, - ди Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рамил Гыйрфанов. - Әлегә кадәр электр белән җылытылган бинага газ да тоташтырыла. Барлык бу эшләргә 6 миллион сум чамасы акча каралган.
Бинаның эчке ягында капиталь ремонт ахырына якынлаша. Монда электр үткәргечләре яңартылган, яңа җылылык челтәре ясалган, идәннәр дә алмаштырылган. Заманча ишекләр урнаштырып, стеналарны шомартканнар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев