Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Түбән Кармалка авылында балта остасы йорты әллә каян күренә

Түбән Кармалка авылында Сергей Корженков һәм Антонина Зенина йортлары яныннан беркем битараф кына узып китә алмыйдыр, мөгаен.

Мин дә барган юлымнан туктап, бу матурлыкны булдырган хуҗалар белән танышырга булдым.

Йорт хуҗасы Сергей Михайлович балта остасы икән. Чәчәкләр арасында аның “алтын” куллары иҗат җимешләре: кое, өйчек, тегермән урын алган.

-Мин балта остасына укыдым, эшемне яратам, - диде оста. – Өйдә күп нәрсәне үзем ясадым.

Корженков үзмәшгуль буларак теркәлгән. Аның агач эшләнмәләрен еш кына бүләккә дип сатып алалар, аеруча чәчәкләр аскуймаларына сорау бар.

-Аларны ясау өчен киң таралган америка өрәңгесен кулланам, - дип дәвам итте сүзен якташыбыз. -  Аларны көздән җыеп киптерәм, эшкәртәм, шуннан соң гына иҗат итәм.

Авыл җирлеге башкарма комитетында бухгалтер булып эшләүче Антонина Дмитриевна да иреннән калышмый, матурлыкны ул да ярата. Чәчәкләрне йорт алдында, койма буйларында, бакчада үстерә. Өендә дә, ире ясаган подставкаларда, төрледән-төрле гөлләр тезелеп утыра.

-Өй алдыбызга бала-чагы җыелыша, шунда уйнарга яраталар, - диде хуҗабикә.

Түбән Кармалка авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин да әлеге гаиләне яхшы сүзләр белән генә телгә алды. Күптән түгел генә узган “Авыл көне”ндә дә ул аларны мактап, авыл тормышында актив катнашканнары өчен рәхмәтләр белдертеп, бүләкләр тапшырды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев