Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Татарстан Республикасы Рәисе чирмешәнлеләргә авыл хуҗалыгы күрсәткечләрен яхшыртырга кушты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чирмешән район Советының утыз икенче утырышындагы чыгышында безнең районда иң әүвәл авыл хуҗалыгында күрсәткечләрне яхшырту кирәклеген әйтте.

- Төп мәсьәлә – терлекчелек, - диде ул. - Сез терлекчелек белән шөгыльләнмисез. Көненә нибары 18 тонна сөт савасыз. Оят һәм хурлык. Бу тармакта шартлар тудырырга кирәк.

Үсемлекчелектә дә резервлар бар.

- Ашламаны аз кертәсез. Ә сездә җирләр яхшы, аларны нәтиҗәлерәк файдалану мөһим. Халкыгыз һөнәрле, - диде республика җитәкчесе.

Балалар булмаса – киләчәк, тормышның яме юк. Рөстәм Нургалиевич әлеге мәсьәләгә дә игътибар кирәклеген, кече һәм урта бизнесны, хезмәт хакын үстерү, белем сыйфатын күтәрү кирәклеген дә әйтте, район үзәген матурларга да киңәш бирде. Тулаем алганда, Рәис белдерүенчә, район тотрыклы, үсеш потенциалы зур.

Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә катнашучы, өлешчә мобилизацияләнгәннәргә булышкан, булышучы, гуманитар ярдәм күрсәткән, гомум эшкә өлеш керткән чирмешәнлеләргә рәхмәтен дә җиткерде.

Совет утырышында муниципаль район башлыгы Рамил Айбатов “Чирмешән районын 2022 елда социаль-икътисади үстерү йомгаклары һәм 2023 елга бурычлар турында” чыгыш ясады. Докладчы узган елда башкарылган эшләрне санап үтте, быел алга куелган бурычларга тукталды.

- 2022 ел  йомгаклары буенча, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрен  социаль-икътисади үстерү тулаем рейтингында Чирмешән районы 13 нче урында, - диде докладчы. - Отчет елында “Татнефть” акционерлык җәмгыяте һәм 8 кече компания безнең районда 3,4 миллион тонна, ягъни республика күләменең 10 проценты кадәр нефть суырттылар.

Районда 367 кече эшкуарлык субъекты эшчәнлек алып бара. Гади булмаган икътисади шартларда кече һәм урта эшмәкәрлек өлкәсендә мәшгульләр 1836 кешегә кадәр үсте.

Авыл хуҗалыгында тулай продукция күләме 2,4 миллард сум тәшкил итте.

Бу тармакны үстерүгә төрле дәрәҗәдәге бюджетлардан 185 миллион сумнан күбрәк субсидия бирелгән.

- Терлекчелек тармагында уңышлар тыйнак, әмма киләчәккә кайбер эшләр башкарылды, - диде докладчы. - Сөт терлекчелеген үстерү өлкәсендә "Ильхан" җәмгыятенә зур өмет баглыйбыз, монда савым сыерлары саны 374тән 800 башка, ә "Әккәрәй"дә 170тән 400 башка җиткерергә телибез. 

Хуҗалыкларга бу тармакта җитештерү процессларын, энергия саклау нигезләре белән, автоматлаштыруга аерым игътибар бирү кирәк. Ул үзкыйммәтне киметү, нәтиҗәлелекне һәм рентабельлелекне күтәрү факторы.

2022 елда районда гомуми мәйданы 8 мең квадрат метр күләмендә 61 шәхси торак файдалануга тапшырылган, 16 фатирлы бер аренда йорты төзелеше дәвам итә. Зур Чирмешән елгасы аша күпер үзгәртеп корыла, ул быел файдалануга тапшырылырга тиеш.

Башка кайбер объектларда да зур эш башкарылды, ул дәвам итә.

Каты көнкүреш калдыклары полигонында карталар тулы, чүпкә урын юк, шуңа күрә башка бер бушату станциясе кирәк.

Рамил Айбатов бюджет үтәлеше, үзсалым акчалары җыю, төрле оешмалар эшчәнлеге һәм башкалар турында да мәгълүмат җиткерде, районга төрле программалар аша ярдәм күрсәтүләре өчен республика җитәкчесенә, шәхсән Рөстәм Миңнехановка рәхмәт җиткерде.

- Махсус хәрби операция шартларында, бердәм, аңлашып эшләү нәтиҗәсендә социаль- икътисади һәм сәяси хәл тотрыклылыгы сакланды, предприятиеләр һәм оешмалар тоткарлыксыз эшләде, халык өчен, аларны социаль яклау, җәмгыять куркынычсызлыгын һәм хокук тәртибен үтәү өчен шартлар тудырылды, - диде район җитәкчесе. -2022 елның  көзендә мобилизацияләнгәннәрне һәм аларның гаиләләрен яклау төп бурычның берсенә әверелде. Монда район предприятиеләре, бюджет оешмалары, шәхси эшмәкәрләр һәм район халкы да катнашты.

Бүгенге чарада “БИО-АГРО” җәмгыятенең финанс директоры Алмаз Хәсәновка, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттаховка, КПРФның Татарстан төбәк бүлеге беренче секретаре, ТР Дәүләт Советы депутаты Хафиз Миргалимовка да сүз бирделәр.

Район Советы утырышы азагында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов районның төрле тармакларында уңыш казанып эшләүче якташларыбызга бүләкләр тапшырды. Күтәмәдән биш бала әнисе Ольга Николаевна Губерова, мәсәлән, балалар тәрбияләүдә һәм гаилә традицияләрен ныгытудагы казанышлары өчен, нәкъ бүген республиканың “Ана даны-Материнская слава” медале иясе булды.

Якташыбыз орденын хатынына бирделәр

Бүген Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган якташыбыз Евгений Зоринны кабат искә алдылар. Евгений Александрович хәрби операциягә өлешчә мобилизация башланганчы контракт буенча киткән иде. Аңа багышланган чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәрхүмнең тол калган хатыны Людмила Константиновна Зоринаның, мәрхүмнең әти-әнисенең тормыш-көнкүреше белән кызыксынды, Людмила Зоринага ире исеменә бирелгән Батырлык орденын тапшырды.

Чирмешәндә минераль су тутыралар

Рөстәм Миңнеханов бүгенге эш сәфәре барышында Кирпеч заводы бистәсендә “Чирмешән Су” җәмгыятенең минераль су җитештерү цехы бинасын карады, аның җитәкчесе Хәбир Хәсәнов белән фикер алышты.

Биредә төзелеш эшләренә һәм җиһазлар алуга 47 миллион сум инвестиция җәлеп ителгән. 12 кешегә эш урыны булачак. Су скважинасын 95 метр тирәнлектә бораулаганнар. Цех бер сәгатьтә 0,5-1,5 литрлы 2,5-2 мең шешәгә су тутырырлык куәтле. Җиһазларны сынап караганнар, су тутыра башлаганнар да. Объектка газ, электр челтәрләре сузылган, юл, котельный ясалган.

Республика җитәкчесе утырыш башланыр алдыннан район мәдәният йортында оештырылган күргәзмәне дә карады. Анда районның кече һәм урта бизнес, агросәнәгать комплексы предприятиеләре җитештергән эшләнмәләр куелган иде.

 

Кадыйр Гомәров, Гөлсирә Шәрифуллина, Кадрия Гамирова фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев