Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Тарихны бергәләп өйрәнәбез

Чирмешән авылына - Чирмешән крепостена нигез салуның 280 еллыгы уңаеннан игълан ителгән тарихи бәйгегә нәтиҗә ясалды. Йомгаклау район мемориаль үзәгендә үтте. Туган як тарихы музее, "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, "Чирмешән" телерадиокомпаниясе оештырган бу иҗади көч сынашуда Эдуард Миронов (кадет мәктәп-интернаты укучысы) эше I дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләге белән бәяләнде,...

Чирмешән авылына - Чирмешән крепостена нигез салуның 280 еллыгы уңаеннан игълан ителгән тарихи бәйгегә нәтиҗә ясалды. Йомгаклау район мемориаль үзәгендә үтте.


Туган як тарихы музее, "Безнең Чирмешән" газетасы редакциясе, "Чирмешән" телерадиокомпаниясе оештырган бу иҗади көч сынашуда Эдуард Миронов (кадет мәктәп-интернаты укучысы) эше I дәрәҗә Диплом һәм истәлек бүләге белән бәяләнде, ул - "Безнең якташлар - Чирмешән горурлыгы" номинациясендә җиңүче. Роза Мхитарян (1нче Чирмешән мәктәбе укучысы) - икенче, Оксана Сафиуллина, Зинаида Долгополова һәм Маргарита Игнатьева (район үзәк китапханәсе) өченче булдылар.

Бәйгедә күпчелек эшләр нәкъ менә шушы номинация буенча тәкъдим ителде. Араларында райондашларга яхшы билгеле, данлы якташларыбыз турында эчтәлекле, яңа мәгълүматлар белән баетылган, бизәлгән язмалар да бар.

Бәйгедә актив катнашкан, үткән тарихыбыз, күренекле кешеләребез белән нык кызыксынучы башка укучыларга һәм укытучыларга да Рәхмәт хатлары һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

1нче санлы Чирмешән мәктәбен аерым билгеләп үтү урынлы, бәйгегә бу белем бирү учреждениесеннән берничә һәм үзенчәлекле, сыйфатлы эш китерделәр.

Бәйгене үткәрү идеясе авторы, аны оештыруга зур өлеш керткән мемориаль үзәк хезмәткәре - фәнни сотрудник Валентина Захаровага да мактаулар тиеш. Җиңүчеләргә бүләкләр алган "Бердәм Россия" сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе башкарма комитетына да рәхмәт.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән тарихи бәйге