Тансык табиб, балалар һәм юллар: Чирмешән авылларындагы җыеннарда ни сөйлиләр
Бу атнада районыбыз авылларында халык җыеннары башланды. Аның тәүгеләрендә – Иске Котышта һәм Иске Кадида халык күбрәк юллар проблемасын кузгатты.
Иске Котыш амбулатория больницасында өч айлап табиб юк. Монда узган халык җыенына төп мәсьәләләрнең берсе шул хакта булды.
Хәзер табиб бирегә атнасына бер тапкыр килеп китә. Тик искекотышлылар моңа гына риза түгел, “авылда табибсыз булмый”, - диләр алар. Өстәвенә, Иске Котышта даруханә дә ябылган. Хуҗалары файдасыз, табышсыз дип тапканнар.
Әлеге проблеманы җыенда катнашкан район башлыгы Рамил Айбатов та ишетте.
-Хәзер кадрлар проблемасы күп тармакка хас. Табибларны да авыл җиренә эшкә тартуы җиңел түгел, югыйсә, биредә аның өчен “Земский доктор” (“Авыл докторы”) программасы кысаларында йорт та төзедек. Район үзәк больницасы баш врачы бирегә табиб эзли. Минем тарафтан ниндидер ярдәм кирәксә, мин дә булышырга әзер. Даруханә хакында да беләбез. Моңа лицензия алып, халыкны иң беренче кирәкле дарулар белән тәэмин итү зарур, - диде Рамил Тәлгать улы.
Юллар проблемасын быел да кузгаттылар искекотышлылар. Социаль хезмәткәр булып эшләүче Людмила Христоферова дүрт баш сыер тота икән. Ул да үзен борчыган хәл хакында сөйләде.
-Сөтне дәүләткә тапшырабыз. Тик кышын юлны кардан чистартучы техника безнең урамга соң килә, шунлыктан сөт җыючы машина керә алмыйча тора. Юлларны иртәрәк чистартып узсыннар иде, - дип үтенечен белдерде Людмила Владимировна.
Бүген Иске Котыш авыл җирлегендәге 194 хуҗалыкта 408 кеше теркәлгән. Красная Полянада 7 хуҗалык, 17 кеше яши дип исәпләнә. Яңа Котышта бер йортта ике кеше пропискада гына, авылда торучы юк. Җыенда узган елдагы эшләргә хисап тоткан авыл җирлеге башлыгы Александр Митякин шундый саннар да атады.
Былтыр җирлектә 2 бала туган, 9 авылдаш бакыйлыкка күчкән. Иске Котыш төп гомумбелем бирү мәктәбендә 22 укучы белем ала, балалар бакчасына өч сабый йөри.
Авыл халкының байтак өлеше – 39 кеше бюджет өлкәсендә хезмәт куя, 27 нефтьче, 20 кеше авыл хуҗалыгында эш тапкан. Башка тармакларда 113 кеше исәпләнә.
2025 елда Иске Котышта Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне һәм стелланы яңартканнар. Авылдагы православие храмының керү уңаендагы мәйданына асфальт “крошкасы” җәйгәннәр, бу эштә район җитәкчелеге ярдәм иткән.
Искекотышлылар 204 баш мөгезле эре терлек асрый. Шуларның 59ы – сыер. Җирлектә умарта тотучы уңганнар да шактый икән.
Шунысын әйтик, былтыр әлеге авыл җирлегендә бер җинаять та кылынмаган. Бу хакта җыенда чыгыш ясаган полиция участок уполномоченные Сергей Баляев әйтте.
Сходта Екатерина һәм Алексей Ивановларга бүләк тапшырдылар. Аларның кызлары Ульяна туган икән. Иң өлкән кеше Александра Хайсановага, 50 ел бергә яшәүче, алтын туйларын үткәргән Валентина һәм Владимир Чиркуновларга һәм Валентина белән Иван Якушкиннарга да хөрмәт күрсәтелде.
Иске Кадида кош-корт үстерүчеләр күп. Каз, үрдәк, чебеш алучыларга бирелә торган дәүләт ярдәмен – субсидия алучыларның да районда байтагы – шул җирлектән.
Җәйләрен инеш-буалар суы өсте каз-үрдәк белән ап-ак монда, ә көзен күп йортларда каз өмәләре гөрли. Электән шундый унганнар яшәгән мондагы авыллар, ни кызганыч, демография ягыннан, позицияләреннән нык чигенде. Җирлектәге дүрт авылда – Иске Кадида, Тукайда, Якты Тауда, Светлогорскида былтыр бер бала да тумаган. Иске Кадидагы балалар бакчасында нибары бер сабый тәрбиялиләр, мәктәптә дә 28 укучы гына. Хәл, кем әйтмешли, чаң кагырлык. Җирлектә бер елда 20 авылдашлары гүр иясе булуы тагын да аяныч.
Мәктәп дигәннән, монда 2025 елда бик яхшы итеп ашханә ремонтланды. Мәктәп директоры Резеда Локманова әйтүенчә, белем йорты бинасының инде тәрәзәләре тузган, аларны алыштырасы иде. Искекадилылар мәдәният йорты бинасына капиталь ремонтны да көтә.
-Безнең Түбән Кармалкада, Туймәттә, Иске Кадида мәдәният йортларын ремонтларга калган иде. Былтыр Туймәт мәдәният йорты программага үтте. Сезнең авылныкын 2027 ел планына кертеп булмасмы дип тырышабыз. Тукай авылында 700 метр озынлыктагы Калинин урамына юл кирәклеген дә беләбез. Иң мөһиме, авылда балалар булсын иде. Барысын да үз чираты белән эшләрбез, - диде җыенда район башлыгы Рамил Айбатов.
Юл дигәннән, Тукай авылы белән Иске Кади арасындагы трасса да яхшы ук тузды.
Авыл җирлеге башлыгы Нәкыйп Мөктәсимов җыенда хисап тотып, җирлектә башкарылган эшләр буенча чыгыш ясады һәм быелга планнар белән таныштырды.
Быел монда үзсалымны җан башыннан 1000әр сум исәбеннән җыярга килешкәннәр. Бу акчаларны, юлларны, урам яктырткычларын тәртиптә тотудан тыш, буалар бууга, авыллардагы йорт номерларын һәм урамнар исемнәрен язылган табличкалар ясатуда да файдаланмакчылар.
Иске Кадидан Маһинур әби Заһретдиновага 100 яшь тулган икән. Аңа җыеннан бүләк җибәрделәр, авылның кайбер уңганнарын, тыл хезмәтчәннәрен бүләкләделәр.
Иске Котыштан фоторепортаж
Иске Кадидан фоторепортаж
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев