Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Атказанган терлекче 451 мең сумлык сөт саткан

Моннан 25-30 еллар элек аны гел башкаларга үрнәк итеп мактадалыр, зур чараларда бүләксез калдырмадылар. Игътибарга, хөрмәткә лаек та иде ул чакта районда сыер савучылардан бердәнбер ир-ат.

Валерий Григорьев әле дә “почеркын” бозмаган, ялгызы, Сосновкада иң күбе – дүрт баш сыер асрый.

- Әни колхоз фермасында сыер сауганда, беренче сыйныфта укыганда ук, аңа ияреп, Ульяновкага эшкә бара идем, - ди күптән түгел 55 яшен тутырган якташыбыз.

Валерий Леонидович элек Ульяновкага читтән нәселле таналар һәм сыерлар алып кайтышкан. Алардан 36сын берүзе сауган. Ленинградтан алынган, берне бозаулаган сыерларның тәүлеккә 35 килограмм сөт бирә торганнары да булган.

Яхшы, тырышып, югары күрсәткечләргә ирешеп эшләүче Валерий Григорьевка, бер елны райондагы сыер савучылар арасында беренче булганы өчен, ИЖ мотоциклы бүләк иткәннәр. Ул техникада бер туганы йөргән.

- Минем хәзерге сыерларым да күп сөтле, алардан бүген дә көненә 18әр килограмм сөт савам, - ди Валерий Леонидович. -Азыкны кызганмыйм, нәселле сыерлар барын да ашый торган. Аеруча азык чөгендерен яраталар. Әлеге яшелчәне, бер башка бер чиләк исәбеннән, җәй көннәрендә үк ашата башлыйм, эре булса да, беркайчан вакламыйм, күз тимәсен, тыгылганнары юк. Вак бәрәңгене дә шулай итәм. Бер сыерга көненә ике мәртәбә, уртача 8-9 килограмм, ягъни бер чиләк чамасы арпа фуражы салам. Суны салкын килеш эчерәм. Дөрес, салкын вакытта җылытам, витамин урынына, бераз шикәр комы да кушам. Фураж чыгарырга ваклагыч алдым, районнан сыер саву аппараты бирделәр. Сыерларны электр көтүче саклый.

- Үзең генә яшәү кыендыр? - дим Валерий Леонидовичка.

- Үземне бөтенләй ялгыз димәс идем, әйбәт күршеләрем, туганнарым бар. Ике ир туганым миннән ерак түгел, Сосновкада ук яшиләр. Читтәге кыз туганнарым еш кайталар, ялларын монда үткәрәләр, - диде ул.

- Ашарга кем әзерли?

- Үзем, билгеле, итле, сөтле аш пешерәм, икенче ашлар да булгалый. Әле, кибет ябылып торганда, ипи дә салдым. Сөтне сатып аласы түгел.

- Ялың ничек үтә?

- Көндез гел урам якта, сыерлар янында мин. Кич, телевизор кабызмыйм, компьютер каршына утырам, интернеттан, бу бераз көлке дә тоелыр,  мультфильмнар карыйм, яңалыклар укыйм. Аларда мәгънә  бар. Керләр җыелса, кер юу машинасын кабызам. Эч пошканда җырлап алам. Башка шөгылем юк. Күптән ерак юлга чыгылмады, сыерлар булгач, ул турыда уйламыйм да. Иртән йокым туеп уянам, будильник куймыйм. Тәмәке тартмадым, спиртлылар кызыксындырмый.

Татарстанның атказанган терлекчесе Валерий Леонидович Григорьев былтыр Ульяновка җирлегендә иң күбе – 16420 килограмм, ягъни 451 мең сумлык сөт тапшырган.

- Менә шул керем акчаларына яшим инде, ул барына да җитә, - ди дүрт сыер иясе. –Терлек асрарга иренмим, беләктә көч бар бит әле. Печәнне, фуражны китереп бирәләр, сөтне өй каршыннан алып китәләр, исәп-хисап вакытында ясала. Сосновкада газ, электр, су проблемасы юк, юлларны гел чистартып торалар. Менә дигән мәктәп, мәдәният йорты салып куйдылар.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев