Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

 Шешминка мәктәбендә капиталь ремонт бара

Шешминка мәктәбе ремонтына 44 миллион сум акча биргәннәр (газета) Шешминка авылында 1986 елда ачылган мәктәп бинасын капиталь ремонтлыйлар. Моңа федераль бюджеттан 44 миллион сум акча бирелгән.

-Төзүчеләр бинаның түбәсен шоколад төсендәге калай белән яптылар. Пластик яңа тәрәзәләр дә куелды. Стеналарны штукатурлау, тигезләү  эшләре бетеп килә. Тышкы яктан җылытылган бина керамоплитәләр белән тышланачак, - диде Шешминка авыл җирлеге башлыгы Марс Шәйхетдинов.

Ремонтланган мәктәп бинасында актлар залы ясарга һәм музейны зурайтырга да җай табылган. Һәр уку кабинетында юыну өчен раковиналар урнаштырыла. Гомумән, белгечләр  бу көннәрдә канализация, су челтәрләрен  яңарта.

Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, осталар идәннәрне бетонлау эшләренә дә керешәчәк. Моңа кирәкле материаллар әзер.   

Шешминка мәктәбендә белем алучы 35 укучы өчен дәресләр ремонт вакытында авыл мәдәният йортында үтә. Мәктәп бинасында ук урын алган балалар бакчасына 6 сабый йөри, бу көннәрдә алар өйдә генә тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев