Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминка хат ташучысы көненә 10 километрлап юл үтә

Шешминка халкы берара хат ташучы булмаудан интекте. Җитмәсә,  почта бинасы да тузган. Инде, шөкер, бу проблемалар уңайга хәл ителә.

Дөресрәге, хәзер почтальоннары бар, почта бинасы ремонтын гына ахырына җиткерәсе калган. Хат ташучылары - үз авылдашлары - шунда туып үскән, пенсиягә кадәр Яр Чаллыда эшләп, авылга күчеп кайткан Надежда Герасимова.

-Шешминка, Андреевка, Нагай, Павловка авыллары халкына хезмәт күрсәтәм. Авылда йорт өлгерттем,  ноябрьдән бирле почтада эшлим, - ди Надежда Анатольевна

Хат ташучы почта тараткан көннәрендә җәяүләп ун километрдан артык юл үтә. Барлыгы 200гә якын хуҗалыкны йөреп чыгасы. Газета-журнал тарату гына түгел, пенсия өләшү, коммуналь хезмәтләр өчен түләү алу эшен дә алып барасы. Почта таратучы булгач, авыл халкы матбугат басмаларына да күбрәк языла башлаган.

 

-Халыкны әлегә өйдә кабул итәм. Тик болай аларга уңайсыз – мин өйдә булмаска мөмкин. Шуңа күрә халык почта бинасының ачылуын көтә. Миңа күбрәк 70-80 яшьлек пенсионерлар мөрәҗәгать итә, олыларны анда-монда бушка йөртү эш түгел. Авыл җирлеге җитәкчелеге дә булышкач, рәхмәт, почта бинасы бераз рәтләнде, эчтән матурланды. Тик бик иске  бинаның түбәсен, тәрәзәләрен дә яңартасы иде, - дип тә теләген белдерде хат ташучы.  

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев