Шешминкада узган халык җыенында күперләрне ремонтлау кирәклеген дә әйттеләр
Җыенда бу хакта сорау бирүче булмаса да, күперләр темасына да кагылдылар.
Шушма елгасы аша салынган иске күперләр үтеп йөрү өчен куркыныч хәлдә.
Ниндидер программага керим дисәң, иң элек кулланыштагы күперләрне баланска куярга, проект-смета документлары эшләтергә кирәк. Бертуган Бочкаревлар урамы юлына вак таш җәю буенча эшне дә шуннан башларга киңәш иттеләр.
Ветеран укытучы Антонина Небылицинаны мәктәп янында 50 метр чамасы арада яхшы юл булмау бик борчый. Ул мәктәптә укучылар белән профилактик әңгәмәләр үткәрү, аларга хокук саклау органнары вәкилләрен дә ешрак чакыру зарурлыгын җиткерде. Аның ягулык утынны заявка буенча китереп булмыймы, диюенә Шешминка урманчылыгы вәкиле Николай Дорофеев шунда ук уңай җавап бирде: “Бу хәл ителерлек мәсьәлә”, диде.
Әлеге җирлектә дә быел кар көрәп, чистартып бетерә торган түгел. Моны үз көчләре белән генә җиңдерә алмыйлар, читтән, районнан булышчы кирәк. Җирлек башлыгы Андрей Сидоров якын көннәрдә куәтлерәк техника киләсенә өметләндерде, ничек булыр.
Пенсионер Андрей Коневның да зары бар. Умартачы ул. Былтыр, гомер күрмәгән хәл, 35 умарта оясының 27сендә кортлар үлеп беткән. Моңа инвестор авыл кырларында чәчкән рапс участокларында агулы химикатлар сиптерү сәбәпче, ди. Башка кайбер умартачылар да шактый зыян күргән.
Андрей Конев җир арендалаучылар белән судлашып йөрмәгән, әмма мондый хәлнең башка кабатланмавын тели. “БИО-АГРО” вәкиле бүген аңлатуынча, быел Шешминка тирәсендә рапс чәчелмәячәк. Чәчү әйләнеше буенча шулай туры килә. Ничек булса да, инвестор үз эшен умартачылар белән килешеп, аңлашып алып барырга бурычлы.
Элек алай зарланмыйлар иде, хәзер Шешминкада да күкерт исе һаваны пычрата икән.
Җыенда җирлек башлыгы Андрей Сидоров узган елдагы эшчәнлеге турында отчет та тотты. Ел дәвамында торак пунктларда санитар чисталык өмәләре үткәргәннәр, төрле бәйрәмнәр, чаралар оештырганнар. Кайбер эшләргә үзсалым акчалары кулланылган, шул исәптән юллар чистартуга. Быел җыелачак, шуңа республика да бирәчәк средстволарга Шешминкадагы су башнясына тирәннән кудыручы насос алырга, Андреевка фельдшер-акушерлык пунктында пандус куярга, шул авыл зиратының тагын бер ягын коймаларга да җыеналар.
Кызганыч, былтыр җирлектә нибары бер бала туган, биш кеше үлгән. Бер елда халык саны 14кә, йортлар 5кә азайган. Сыерлар, дуңгызлар, сарыклар һәм кәҗәләр, атлар буенча да кимү сизелерлек. Халык күбрәк кош-корт асрауны өстен күрә.
Шешминкада узган җыенда муниципаль район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Людмила Рыбакова да катнаштылар.
- Үзегезнең авылыгызны, тарихыгызны, мәдәниятыгызны саклавыгыз өчен рәхмәт, - диде Людмила Рыбакова.
Депутат әһтүенчә, мондый чараларда тикшерелүче мәсьәләргә шаблон буенча карарга кирәкми, күбрәк җирле оешмалар эшчәнлегенә игътибар бирү мөһим.
Кунак Шешминка мәктәбенә дә кергән, парламент дәресендә катнашкан, музей һәм китапханәдә булган, педколлектив белән очрашкан. Мәктәптә, аннан соң чиркәүдә дә аңа бик ошаган.
- Республикада моңа кадәрге 49 программа да эшли, милли федераль проектлар да гамәлдә, - диде ул. Чыгышында махсус хәрби операциядә катнашучыларга булышканнарга олы рәхмәтен дә җиткерде.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев