Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шешминка авылында үләннәрдән курчак ясарга өйрәттеләр

Рус мәдәнияте атналыгы кысаларында Шешминка авылында узган чарада төрле авыллардан килгән кунакларны милли ризыклар белән сыйладылар, коймак пешерергә, хәтта бии торган курчак ясарга да өйрәттеләр.

Районда бер ай дәвамында барган “Дуслык күпере” дип аталган милли мәдәниятләр көннәре төгәлләнде дисәк тә була. Аның соңгы атнасында районда халык саны буенча өченче  урында торучы рус халкы үзенең милли йолалары, ризыклары, уеннары белән таныштырды. 

- Рус атналыгы район мәдәният йортында зур концерт һәм күргәзмә белән башланып китте. Аннан соң якташларыбыз Казанка авылында авыз иҗаты кичәсе, Түбән Кармалкада “Красная горка” бәйрәме оештырдылар, - диде район мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Светлана Степанова. – Бүген Шешминкада, иҗат остаханәсендә, мастер-класслар булды һәм концерт програмасы тәкъдим ителде.

Коймак пешерү зур осталык сорамый, рецепты, нигездә, бер чама булса да, ул һәр хуҗабикәнең үзенчә килеп чыга. Андреевка клубы мөдире Татьяна Ситушкина уңдырып пешергән тәмле коймакны бәйрәмгә килгән кунаклар аеруча яратып ашадылар.

19 гасырда ук билгеле булган  агачтан ясалган рус курчагы – Матрешканың килеп чыгуы турында төрле версияләр бар икән. Тамашачыларга алар турында да сөйләделәр һәм матрешкаларны бизәү буенча  мастер-класс үткәрделәр.

Бүгенге кичәдә иң кызыгы саламнан ясаган курчакларның өстәлдә “биюләре” булгандыр. Әүвәл “Стригушканы”, курчакны шулай дип йөртәләр, балалар белән бергә ясадылар. Моның өчен кечерәк бәйләм салам һәм җеп кенә кирәк. Вакыт та күп узмады, өстәлдә берничә “Стригушка” төзелеп басты. Акрын гына өстәл өстенә суккач, алар бии дә башладылар.

- Безнең авылда шундый кызыклы тамаша оештыручыларга зур рәхмәт. Рәхәтләнеп карап утырдым, - диде укытучы ветеран Екатерина Зубова.

Бу көнне авыл мәдәният йорты сәхнәсендә Түбән Кармалка, Казанка, Иске Элмәле, Светлогорск, Күтәмә һәм Шешминка үзешчәннәре чыгыш ясадылар, рус халкының матур, моңлы җырларын башкардылар.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев