Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Шенталада бәрәңге иртә өлгерә

Яз, җәй җитте исә барыннан да бигрәк бәрәңге турында еш сүз башлыйбыз, көзге уңышны үлчибез. Бәрәңгесез – икенче икмәксез булмый.

Чирмешәндә узган атнада оештырылган ярминкәдә әлеге яшелчәне берничә урында саттылар. Килограммы өчен уртача 60 сум сорадылар.

Шенталада бәрәңге бездәгедән иртәрәк өлгерә икән, сатучылар шул яклардан.

Суганның килосы – 60, сарымсакныкы – 250 сум бәядә.

Башка ризыклар да күп. Лашманнан килгән ике апа килограммын 100 сумнан – эремчек, 1,5 литырлы шешәдә сөтне – 90, ә ярты литр каймакны 250 сумнан бик тиз урнаштырдылар. Кара Чишмәдән бер уңган хуҗабикә бәясе 1000 сумлык симез бройлер түшкәләре сата.

Быел азрак уңышлы бал бәясе төшми әле, 3 литрлы банкадагы бу татлы ризык 1500 сум тора.

Ярминкәдә балык, мәтрүшкә, миннек, ит һәм он эшләнмәләре, кием-салым да тәкъдим иттеләр.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев