Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Санитар – экологик икеайлык башлана

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар экологик икеайлык, ә 14, 28 апрель, 19 май көннәрендә гомуми район өмәләре үткәрү турында карар кылды. Икеайлык үткәрү эшләрен әзерләү, координацияләү буенча оператив штаб булдырылган, аның начальнигы - район башкарма комитеты җитәкчесе. Санитар - экологик комиссиянең рейд чараларын...

Чирмешән муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе 1 апрельдән 1 июньгә кадәр санитар экологик икеайлык, ә 14, 28 апрель, 19 май көннәрендә гомуми район өмәләре үткәрү турында карар кылды.


Икеайлык үткәрү эшләрен әзерләү, координацияләү буенча оператив штаб булдырылган, аның начальнигы - район башкарма комитеты җитәкчесе. Санитар - экологик комиссиянең рейд чараларын үткәрү план - графигы да расланган.

Авыл җирлекләре, предприятие, оешмалар җитәкчеләренә халыкның һәм хезмәт коллективларының санитар - экологик икеайлыкта һәм өмәләрдә актив катнашуын оештырырга тәкъдим ителә. "Чирмешән районы Коммуналь челтәрләре" ААҖнә чүп - чарны каты көнкүреш калдыклары полигонына чыгаруны, икенчел чималны сортларга бүлүне, район үзәген санитар - экологик чистарту буенча чараларны нәтиҗәле оештыру өчен барлык техниканы максималь файдалану ; "Мәгариф бүлеге" МУнә һәм мәктәп директорларына балаларның икеайлыкта һәм агачлар утыртуда катнашуын оештырырга; "Чирмешәнурман" ДБУнә торак пунктларны, оешмалар һәм предприятиеләр территорияләрен яшелләндерү максатында кирәкле күләмдә агач үсентеләре белән тәэмин итү бурычы йөкләнә.

Әлеге карарда "Татавтодор" ААҖнең "Чирмешән" участогы, Россия ЭЭМның "Чирмешән" муниципальара бүлеге, Чирмешән райпо идарәсенә дә төгәл бурычлар куела.

Икеайлыкны үткәрү буенча чаралар планында юлларны, тротуарларны, чүп контейнерларына илтүче юлларны төзекләндерү, биналарның фасадларын ремонтлау, койма рәшәткәләрен төзекләндерү һәм буяу кебек эшләр дә каралган. Авыл җирлекләре башкарма комитетларына каберлекләрне чистарту, чишмә, Зур Чирмешән, Шушма, Зур Сөлчә, Кече Сөлчә елгалары һәм башка сулыклар яр буйларын пөхтәләүне оештыру да йөкләнә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән санитар экологик икеайлык