Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Рәсемнәрдә – Чирмешәннең “Мөшбикә” мәчете

Чирмешәннең “Мөшбикә” мәчетендә балалар өчен “Мөшбикә мәчете минем күңелдә” дигән рәсем конкурсы үтте. Бәйгедә 15 яшькә кадәр булган малайлар һәм кызлар катнашты.

- Кешеләр тормыш дәверендә бик күп биналарны яраталар. Әйтик, туган йортыбызны, яшәгән өебезне, кайдадыр ял иткән урыннарны. Алар арасында иң зур хөрмәткә Аллаһ йорты лаек. Шуңа да балалар арасында мәчетне популярлаштыру максаты белән оештырылган бәйге бу, - диде “Мөшбикә” мәчете имамы Хәбир хәзрәт Ханов. – Быел август аенда мәчет ачылуга 5 ел була. Өстәвенә, хәзер мөселманнар өчен изге Шәгъбан ае бара, аны да туры китереп, нур өстенә нур булсын, балалар мәчетне яратсыннар, аңа хөрмәтләрен рәсемнәре аша чагылдырсыннар, дип тә үткәрдек.

Бәйгедә 54 рәсем каралган. Катнашучыларның 25се балалар сәнгать мәктәбендә укучылар булса, калганнары мәчеткә йөрүчеләр, хәтта Баулы шәһәреннән дә 7 рәсем килгән. Араларында татарлар гына түгел, рус, чуваш, мордва милләтләре вәкилләре дә бар.

Эшләрне ике төркемгә бүлеп бәяләгәннәр: 10 яшькә кадәр катнашучылар һәм 10-15 яшьлекләр арасында.

Үз яшь төркемнәрендә Әдилә Биктаһирова һәм Алмаз Нигъмәтуллин – беренче, Есения Бочкарева һәм Екатерина Султанова – икенче, Ләйлә Мөхәммәтшина һәм Ирек Җиһаншин – өченче урында. Һәр катнашучы татлы бүләк иясе булды, җиңүчеләр исә акчалата да бүләкләнделәр.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев