Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Рамил Айбатов Чирмешән муниципаль районы башлыгы итеп сайланды

Район Советы депутатлары Советның егерме сигезенче утырышында аның кандидатурасын яклап тавыш бирделәр. Ул район Советын да җитәкләячәк.

Рамил Тәлгать улы шул ук көнне Чирмешән авыл җирлеге башлыгы да булды, анысы җирлек Советы утырышында хәл ителде.

- Район башлыгын сайлау – җиңел мәсьәлә түгел. Ул район депутатлары арасыннан һәм республика Президенты тәкъдиме белән сайлана. Рамил Айбатов кандидатурасын район җитәкчесе постына Президент көз көне тәкъдим иткән иде, - диде Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесенең район Советы утырышында катнашкан беренче урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов. – Сез аны яхшы беләсез, ул муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкарган дәвердә үзен уңай яктан күрсәтеп өлгерде.

Район Советы депутатлары Рамил Айбатов кандидатурасын бертавыштан яклап сайладылар.

- Ышаныч белдергәнегез өчен зур рәхмәт. Минем алдымда районның социаль-икътисади үсеше белән бәйле җитди җаваплы бурыч тора. Безнең максат – районыбызны тормыш, эш, ял өчен уңайлы итү, инфраструктураны үстерү. Һәм монда мин сезнең ярдәмегезгә өметләнәм, - диде Рамил Тәлгать улы, депутатларга мөрәҗәгать итеп.

Рамил Тәлгать улы Айбатов 1969 елның 14 сентябрендә Бәркәтәдә туган. Югары белемле инженер-механик, “юриспруденция” белгечлегенә дә ия. Өйләнгән, ике бала әтисе.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев