Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Олег Морозов чирмешәнлеләрнең гозер-үтенечләрен тыңлады

Чирмешәндә Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының VIII чакырылыш депутаты, Думаның Контроль комитеты рәисе Олег Морозовның район активы һәм сайлаучылар белән эшлекле очрашуы узды.

Чараны ачып, Чирмешән районы башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатов катнашучыларны алдан тавыш бирү вакытлары белән таныштырды, шулай ук районда яшәүче сайлаучылар саны турында статистик мәгълүматлар атады.

Дәүләт Думасы депутаты Морозов узган чордагы эшчәнлеге турында хисап тотты, киләчәккә планнарының төп юнәлешләрен билгеләде. Парламентарий алдагы чорда да Татарстан Республикасы һәм үз сайлаучыларының мәнфәгатьләрен якларга ниятләвен әйтте.

Актив белән очрашу тәмамлангач, Олег Викторович гражданнарны кабул итү үткәрде. Кабул итү барышында дүрт мәсьәлә каралды:

  • каты коммуналь калдыкларны (ТКО) чыгару һәм юк итү;
  • районда умартачылыкны үстерү;
  • авыл җирлекләрендә күп функцияле үзәкләр (МФЦ) төзү;
  • муниципаль архивны федераль бинага күчерү.

Моннан тыш, депутат ике социаль әһәмиятле объектта: «Юбилейный» боз сараен (монда капиталь ремонт булды) һәм Чирмешән аграр техникумын карап чыкты. Район кунагы учреждениеләрнең инфраструктуралары хәле һәм уку-укыту процессы белән танышты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев