Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Өйләренә газ кертүче чирмешәнлеләргә 100 мең сумга кадәр субсидия каралган

Быел Татарстанда ташламага ия булучыларга участок эчендә газ үткәрүгә, газ җиһазлары сатып алуга һәм урнаштыруга субсидия күләме 100 мең сумга кадәр җитәчәк.

Бу турыда видеоконференция режимында узган киңәшмәдә «Газпром трансгаз Казань» генераль директоры Рөстәм Усманов хәбәр итте.

 Бу рәсми рәвештә агымдагы елның март башында, субсидия күләмен арттыруны законлаштыручы тиешле документ әзер булгач мөмкин булачак.

Узган елны районның социаль яклау бүлегенә әлеге ярдәмгә өмет итеп 85 кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның дүртесенә генә субсидия бирелде, чөнки күпчелекнең гаилә кереме тиешле нормадан артык, башкалар даими яшәү урыны буенча  теркәлмәгәннәр, аренда торагында торучыларга да субсидия каралмаган.

- Ярдәм алуга Бөек Ватан сугышы ветераннары, 18 яшькә кадәрге өч яки аннан да күбрәк балалары булган гаиләләр, беренче һәм икенче төркем инвалидлар, инвалид балалары булган гаиләләр, җан башына уртача кереме 10 мең сумнан ким булган гаиләләр һәм җан башына уртача кереме 19 мең сумнан ким булганнар исәп тота ала, - диделәр социаль яклау бүлегендә. –  2021 елның 21 апреленнән соң махсуслаштырылган оешма белән төзелгән йорт яны участогы эчендә газ үткәрү эшләрен башкаруга подряд килешүе дә булуы мөһим.

Субсидия алу өчен, газ үткәрү, җиһаз сатып алу һәм урнаштыру буенча барлык эшләрне башкарганнан соң, яшәү урынындагы социаль яклау бүлегенә гариза җибәрергә кирәк. Шуны да әйтү кирәк, субсидия суммасы тотылган акчадан күбрәк була алмый.

Кадыйр Гомәров фотосы

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев