Нефтьчеләр Чирмешән районында 1000 төп нарат утырта
“Татнефть” җәмгыяте бригадасы бу көннәрдә районыбыз торак пунктларында нарат үсентеләре утырта.
Бригада мастеры Рамил Илалетдинов әйтүенчә, алар бездә барлыгы 1000 үсенте төпләндерәчәк. Узган якшәмбе көнне алар Әмир авылы буасы янәшәсендә эшләделәр – анда 200 төп үсенте утыртыла. Моңа кадәр нефтьчеләр Бәркәтәдә - быел ясалган балалар мәйданчыгы янәшәсендә һәм элеккеге фермалар ягында – 120, Түбән Кәминкәдә авылга керә торган юл буенда – 80, Югары Кәминкәдә - авылга алып керә торган тротуар буенда - 300 төп нарат утырттылар. Район үзәгенең Көньяк (Южный) микрорайонның көньягында да - элеккеге фермага керә торган юл буйларында - 300 төп шушы ылыслы агач төпләнергә тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев