Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Нефть тармагында эшләүчеләр өчен Чирмешәннең Амур ягында яңа өйләр төзелде

Чирмешәндә, Җиңүнең 70 еллыгы урамында төзелгән яңа өч йортта утлар кабынды. Биредә “Татойлгаз” җәмгыяте хезмәткәрләре гаиләләре яшячәк.

Шушы көннәрдә аларга тантаналы шартларда өй ачкычлары тапшырдылар. “Өй туенда” “Консалтинг үзәге” җәмгыяте генераль директоры Сергей Щелков, “Татойлгаз” җәмгыяте генераль директоры Айрат Гыйматдинов, “Татспецстрой” җәмгыяте директоры Ильяс Садыйков һәм муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов та катнаштылар һәм яшь гаиләләргә әлеге яңа йортларда тигезлек, кайгы-хәсрәтсез тормыш, саулык-сәламәтлек теләделәр.

-Бүгенге көннең нинди  кояшлы, җылы булганы кебек, сезнең өйләрегездә дә һәрвакыт шулай яктылык, җылылык хөкем сөрсен, сезгә иминлек, исәнлек телим, өйләрегездә гел шатлыклы авазлар гына яңгырасын, - диде Сергей Щелков.

“Татойлгаз” җәмгыятендә инженер-технолог булып эшләүче Айнур Кәримов гаиләсе  заманча, менә дигән итеп кирпечтән төзелгән, 135 квадрат метр мәйданлы йортларның берсенә ия.  Хуҗалар бу йортларында әлегә аренда бәясе түләп яшячәкләр, ә инде 15 ел дәвамында шушы оешмада эшләсәләр, белгечләр бу өйләрне үзләренең милке буларак рәсмиләштерә алачак.

Бер кыз һәм бер ул үстерүче Кәримовлар моңа кадәр Әлмәттә күп фатирлы йортта яшәгәннәр.

-Ходайга шөкер, хәзер үз өебез бар. Тиздән монда күченеп кайтабыз. Без  икебез дә авылда үскән кешеләр. Хәзер бит Чирмешәндә дә, авылларда да яшәү өчен барлык шартлар бар. Аннан соң, әти-әниләргә дә якынрак булабыз, - дип шатлыклары белән уртаклаштылар Айнур һәм Илвина Кәримовлар. – Форсаттан файдаланып, безне шулай кайгыртканнары өчен оешма җитәкчелегенә бик зур рәхмәт әйтәсе килә.

Яңа өйнең бүлмәләре якты, иркен, җылы. Гаражы, менә дигән мунчасы да бар. Иркен террасасы гына да ни генә тора! Идән-түшәмнәр, стеналарын тигезлеге, сыйфатлы эшләнеше төзү эшләреннән шактый ерак кешегә дә күренеп тора. Йортларның һәркайсы кухня гарнитуры, газ плитәләре, су краннары, ванна кирәк-яраклары белән җиһазланган.

Ачкыч тапшыру тантанасында катнашып, нефтьчеләргә рәхмәт әйткән район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов сүзләренчә, әлеге Көньяк микорайонда барлыгы 400гә якын йорт булачак. Монда яңа социаль объектлар төзү дә күздә тотыла. Микрорайон урамнарын федераль программа кысаларында төзекләндерү эшләре дә дәвам иттереләчәк.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

2

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев