Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Надежда Гомәрова Чирмешән муниципаль район башлыгы урынбасары булды

Моңа кадәр Чирмешән авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе постында эшләгән Надежда Габдерәшит кызы Гомәрованы муниципаль район башлыгы һәм Совет рәисе урынбасары итеп сайладылар.

Ул Югары Кармалкада туган, 1978 елгы, югары белемле, муниципаль хезмәттә бай тәҗрибә туплаган җитәкче һәм белгеч.

Район Советының утыз бишенче утырышында депутат Надежда Гомәрова кандидатурасын район башлыгы Рамил Айбатов тәкъдим итте, депутатлар аны бертавыштан хуплады.

Муниципаль районның 2022 ел өчен бюджет үтәлеше турында районның финанс-бюджет палатасы рәисе урынбасары Радик Харисов чыгыш ясады. Аның буенча фикер алышканнан соң, 2022 ел өчен бюджетның керем өлеше – 996 миллион 473 мең, ә чыгымнар ягы 1 миллиард 11 миллион 169 мең сум күләмендә расланды.

Депутатлар, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Муса Вилданов аңлатмасын тыңлагач, Чирмешән авыл җирлегенең Генераль планын, аңа кертелгән үзгәрешләрне расладылар, Советның моңа кагылышлы 2023 нче елның 27 апрелендә кабул ителгән 176 нчы карарын гамәлдән чыгардылар.

Советның районда муниципаль вазифага дәгъва кылучы гражданнардан, муниципаль вазифа биләүче затлардан керемнәре, милек һәм милек характерындагы йөкләмәләре хакында мәгълүмат бирү турындагы 2016 елның 17 мартындагы 35 нче санлы, шул хакта 2021 елның 4 июнендәге 46 нчы, 2022 нче елның 12 маендагы 109 нчы санлы карарлары көчен югалткан дип табылды. Бу мәсьәлә уңаеннан башта район Советының юридик бүлек начальнигы Татьяна Рунова аңлатма бирде.

Депутатлар җирле үзидарә органнарының муниципаль хезмәткәрләрен һәм аерым бюджет оешмаларында эшләүчеләрне бүләкләү хакындагы Нигезләмәне раслап та карар чыгардылар.

Утырышта район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ләйләгөл Мохсинова – районда балалар һәм яшүсмерләрнең ялын һәм савыктыруны оештыру, яшьләр эшләре һәм спорт буенча бүлек начальнигы Ольга Галиева районда спорт объектларын нәтиҗәле файдалану хакында мәгълүмат җиткерделәр.

Советның утыз бишенче утырышы район башлыгы, Совет рәисе Рамил Айбатов рәислегендә үтте.

Кадыр Гомәров фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев