Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир егетләре авылдашларын район газетасына яздырдылар

Себердә яшәүче һәм эшләүче Әмир егетләре – бертуган Фазыл һәм Миндар Әгъләмовлар ярдәмгә мохтаҗ авылдашларын район газетасына яздырдылар.

Эшкуар туганнар 33 кешене шулай итеп сөендерделәр, күбесе – сугыш чоры балалары. Аларга “Безнең Чирмешән” газетасы елның икенче яртысында, алты ай буе, даими килеп торачак.

-Рәхәтләнеп укысыннар, хәбәрләрне белеп торсыннар, - диләр игелекле якташлар. –Без үзебез дә район газетасы белән гел элемтәдә, анда язылганнарны интернет, сайт аша укыйбыз.

 

-Фазылга һәм Миндарга бик зур рәхмәт, авыл өчен алар бик күп игелекле гамәлләр кылалар, - диде 82 яшьлек Зөләйха Минач кызы Галимова. –Безнең пенсия күп түгел, шуңа күрә газетага яздырулары – сизелерлек ярдәм. Әле бит Әгъләмовлар Әмирнең сугыш чоры балаларына – өлкәннәргә узган елдан бирле авыл кибете аша ай саен икешәр мең сумлык товар да бирәләр, ул бушлай. Аларга хәер-догабыз барып ирешсен, мәңге мактаулы булсыннар. Район газетасын көтеп алам, кат-кат укыйм.

Хезмәт ветераны Зөләйха апа Галимова өч бала әнисе, элек ярыш алдынгысы булган, 1987-1988 елларда районның иң яхшы сарык караучысы титулына ия.

Зөләйха апаның яшьтәше Зәйнәп Кыям кызы Ибәтова да хезмәт ветераны, озак еллар фермада сарыклар, бозаулар караган. 29 яшеннән тол калып, дүрт баланы сау-сәламәт, тәрбияле итеп үстергән.

Ветеранның 50 еллар элек салынган өе ялт итеп тора, чиста, пөхтә.

-Авылдан читкә китмәдек, эшләдек тә эшләдек, - ди Зәйнәп апа Ибәтова. –Тормышым Аллаһыга шөкер. Балалар кайтып-китеп йөриләр. Хөрмәтләп, район газетасына яздырган Миндар белән Фазылга рәхмәт. Минем болай да “Безнең Чирмешән”сез торганым юк, аңа гел язылам, бөтен хәбәрне шуннан укып беләм, кайтсалар, балалар да шул газетаны сорап алалар.

Зәйнәп апаның бертуган апасы, бу көннәрдә 90 яшен билгеләп үтүче Зөхрә Кыям кызы Ибәтовага да Әгъләмовлар – күршеләре ярдәме белән, елның икенче яртысында район газетасын бушлай китерәчәкләр. Ул әле матбугатны күзлек кимичә укый икән.

Әмирнең уңган хат ташучысы Нурсинә Җиһаншина әйтүенчә, бүген авылда “Безнең Чирмешән” 45 йортка таратыла. Әлеге сан киләсе ярты елда да ким булмаячак. Хат ташучы язгы зур эшләргә тотынганчы барлык йортларга да кереп, матбугат басмаларына заказ алырга җыена.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев