Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Әмир авылында яшәүче, армиягә китү яше тулган егетләр сөлге җыйдылар

Узган бер елда Әмирдә биш пар кавышкан, биш егет өйләнгән. Барысы да читтә яшәсәләр дә, күңелләре белән туган авылларында алар. Шул өйләнешкән парлардан чигүле сөлге алдылар.

Елдагыча, сөлге җыю бәйрәмендә агач колгага иң элек килен сөлгеләрен бәйләделәр. Байтак егет тотып йөреп шомарткан ул колга соңгы елларда Нуретдиновларда сакланган, аларда егетләр күп бит.

-Быел без – армиягә алынырга яше җиткән егетләр бишәү, - ди Фаяз Нуретдинов. –Әле бер урамны гына әйләндек, алай да колгага байтак баш яулыгы бәйләнде, бар да бүләк бирә.

Урам буйлап авыл көен җырлап барган егетләр төркеме туктап алды. Янәшәдәге машинадан төшеп, Айгөл Садриева колганы янә бер затлы сөлге белән бизәде, бүләген колга очына бәйләде. Алар – Айнур белән Айгөл былтыр җәй кавышканнар икән.

-Без бүген Әлмәттән авылга махсус кайттык, - диде Айнур Садриев. –Үзебез дә сөлге җыйган чаклар искә төште.

Әмирдә сөлгене апрельнең нәкъ икенче шимбәсендә җыялар. Таш яуса да, бу дата үзгәрми. Армия яшендәге егетләр хушбуй исле чигүле кулъяулык өмет итсә, колгадагы башка бүләкләрне киләсе Сабан туена калдыралар.

Мәчет ягыннан килүче малайлар һәм кызларның да кәефләре яхшы. Алар, йорттан-йортка кереп, әллә ничә чиләк йомырка җыйганнар. Әле үзләренә башка бүләкләр дә тәтегән.

-Маладислар, болай булса, калган чиләкләрегезне дә тутырырсыз инде, - дип мактадылар аларны колга тирәсендәге өлкәнрәк абыйлары.

Бәлки, эш беткәч, кичке мәҗлескә дә чакырырлар йомырка җыючыларны.

Гармунчы Динар Галиевны алгарак уздырып, сөлгечеләр тагын бер ачык капкадан эчкә керделәр, аннан да котлатып чыктылар.

Фаяз Нуретдинов, Фәнил Сафин, Ранис Җиһаншин, Әлфис Нургатин, Равил Нуретдинов быел авылда иң почетлылар, килен сөлгеләре, яулык һәм чигүле кулъяулыклар бәйләнгән шома колганы көн буе җиргә төшермәделәр диярлек. Киләсе елда аларны яшьрәкләр алыштырыр.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев