Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Әмир авылы халкы Латыйп абыйны ташламый

Әмирдә моңа кадәр дә авырып торган, хәзер урын өстенә үк калган ялгыз авылдашлары, 82 яшьлек Латыйп абыйны халык ярдәменнән ташламый. Мәчет картлары аны вакытлыча карап тору өчен махсус кеше дә билгеләгәннәр.

-Күптән түгел Лашман авыл җирлеге башкарма комитеты Латыйп абый Насыйбуллинның өй миченә ягу өчен бер машина утын юллап кайтарткан иде. Аны авыл халкы, Лашманнан да килгән социаль хезмәткәрләр ярдәме белән бик тиз арада ишегалдына ташып өеп куйдык, - ди авыл клубы китапханәчесе Гөлшат Әгъләмова.

 

-Әлегә Латыйп абый белән бәйле хәл шулайрак. Хәзер районның социаль ярдәм хезмәте күрсәтү, опека оешмалары белән аңа булышуның башка юлларын да эзлибез, - ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

фото: Гөлшат Әгъләмова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев