Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Мәчеттә очрашу

Соңгы вакытта Чирмешән мәчетендә төрле кызыклы очрашулар, чаралар еш үткәрелә. Аның чираттагысы "хаҗилар белән очрашу" дип исемләнгән иде. Чарада элегрәк елларда хаҗ кылган райондашларыбыз, шулай ук киләчәктә бу изге гамәлне башкарырга ниятләүчеләр дә катнашты. "Идел - Хаҗ" җәмгыяте вәкиле Ирек хәзрәт Мукиев хаҗ кылуга рухи һәм матди әзерлек, документлар туплау,...

Соңгы вакытта Чирмешән мәчетендә төрле кызыклы очрашулар, чаралар еш үткәрелә. Аның чираттагысы "хаҗилар белән очрашу" дип исемләнгән иде.


Чарада элегрәк елларда хаҗ кылган райондашларыбыз, шулай ук киләчәктә бу изге гамәлне башкарырга ниятләүчеләр дә катнашты.

"Идел - Хаҗ" җәмгыяте вәкиле Ирек хәзрәт Мукиев хаҗ кылуга рухи һәм матди әзерлек, документлар туплау, әлеге эшнең тәртипләрен һәм кагыйдәләрен тәфсилләп аңлатты. Шөкер, акрынлап булса да, халык дингә тартыла. Районыбызда хаҗи һәм хаҗияләр саны елдан - ел арта бара.

Сүз уңаеннан, соңгы елларда Чирмешән мәчетендә эшнең нык җанлануын билгеләп үтү кирәктер. Биредә уку - укыту эшләре дә җайга салынган.

- Ислам диненә кызыксыну уяту өчен төрле чаралар оештырабыз, - ди мәчетнең мөгаллимәсе Әлфия Галиева. - Әле шул көннәрдә генә хатын - кызлар Алабугадан килгән табибә, дини китаплар авторы Галимә Харисова вәгазьләрен тыңладылар. Ә апрель башында балалар арасында "Иң гүзәл зат - мөслимә" һәм "Үрнәк егет" дип исемләнгән бәйгеләр үткәрергә ниятлибез.

Хаҗилар белән очрашуда да мәчет шыгрым тулы иде. Дини белемгә тартылучыларга мондый шартлар тудыру кирәк тә, файдалы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән мәчетендә