Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Матягиннарның йорт яны – Күтәмәдә иң матуры

Аларның бакчасы! Язу, сөйләү генә аз, андагы матурлыкны үзең күрергә кирәк. Матягиннарның йорт тирәсе дә чәчәкләргә күмелгән.

Һич арттырусыз, аларның бакчасы Күтәмәдә иң күркәмедер. Монда куллануга яраксыз савыт-саба да бизәкләү материалына әверелгән, хәтта агач ботаклары да ниндидер элемент рәвеше алган. Роза, лилия, георгин, агератум, вербин, гацания, тагын әллә нинди аллы-гөлле чәчәкләр: кайсы клумбада, кайсы түтәлдә үсә. Әлеге матурлыкны төрле материалдан, төрле рәвештә киселгән кошлар фигуралары күзәтеп тора.

- Иң яраткан чәчәгем – георгин, - ди бакча хуҗасы Татьяна Матягина. -Чәчәкләрем үсентеләрен февраль-март айларында ук утыртам. Аз-азлап булса да, кайбер чәчәкләрне ярминкәгә алып барам.

Быел җәй коры килгәнгә күрә, Матягиннар бакчаларында үсүче чәчәкләренә көн саен диярлек җылы су сипкәннәр. Химикатлар кулланмыйлар, көзен җирне тирес белән ашлыйлар. Бу эшләрдә, билгеле, йорт хуҗасы, нефтьче Сергей да хатынына нык булыша, балаларына да, алар өчәү, шөгыль табыла. Җир эшкәртергә, кирәк-ярак ташырга мотоблоклары бар.

Теплицаларында кыярга, помидор үсентеләренә дә урын җиткән. Киләсе елларда ике төп груша үсентесе дә, агач булып, уңыш бирә башлар.

- Сарымсак һәм суганнарны алдык, - ди Татьяна Борисовна. -Бәрәңге дә өметсез түгел, сабаклары яхшы, алыннар чиста. Берничә төпне казып карадык, яңа бәрәңге бик тәмле. Кишерләребез дә көннән-көн зурая, алар янында чүп тотмыйбыз.

Инде 17 ел Күтәмәдә яшәүче Самара кызы Татьяна Матягина үз өйләре тирәсен шау чәчәктә тота. Ул матурлык ярата.

Кадыйр Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев