Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

Рус Тат
Безнең районда

Малы барның саны бар

Кармышта яшәүче Гөлнар һәм Илдар Фәтхетдиновлар үз хуҗалыкларыннан көн саен 90 литр сөт саталар. Алар тугыз баш сыер асрый. -Безнең Кармыш авыл җирлегендә берничә баш сыер асрап, дистәләрчә литр сөт тапшыручылар аз түгел, - ди инде сигез ел сөт җыючы Фәния Әхмәтҗанова. Бу эшне ул ире Флер белән башкара. -...

Кармышта яшәүче Гөлнар һәм Илдар Фәтхетдиновлар үз хуҗалыкларыннан көн саен 90 литр сөт саталар. Алар тугыз баш сыер асрый.

-Безнең Кармыш авыл җирлегендә берничә баш сыер асрап, дистәләрчә литр сөт тапшыручылар аз түгел, - ди инде сигез ел сөт җыючы Фәния Әхмәтҗанова. Бу эшне ул ире Флер белән башкара. - Кармыштан Резеда һәм Илгиз Әхмәтҗановлар көн саен -45-50, Рәйханә һәм Камил Гатиятовлар - 30-35, Нәфисә һәм Мидхәт Исрафиловлар - 40-45, Фәүзия һәм Фәрит Шараповлар - 25-30, Нәфисә һәм Илдус Гыйниятуллиннар 25-26 литр сөт саталар. Яшәүчедән Зәйтүнә һәм Фәндәс Гатиннарның да биш баш сыерлары бар. Алар да көн саен уртача 50-60 литр сөт тапшыралар икән.
Әхмәтҗановлар сөтне шәхси хуҗалыклардан һәм фермерлардан да җыялар. Аны Алексеевскидан килеп алалар. Бу көннәрдә сөт җыючылар көн саен уртача 1 тонна 100 килограмм сөт озаталар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined