Лашманда узган халык җыенында мошенниклар турында да кисәттеләр
Авыл җирлекләрендә былтыр башкарылган эш нәтиҗәләренә кагылышлы халык җыеннары дәвам итә, аның чираттагысы Лашман авыл җирлегендә үтте.
Лашман авыл җирлеге территориясендә Лашман һәм Әмир авыллары урнашкан.
-Әмир авылында 131 йортта 271 кеше, Лашманда 490 йортта 977 кеше яши. 2024 нче ел белән чагыштырганда кеше саны 31гә кимегән. 2025 нче елда җирлектә сигез бала туды, 28 кеше бакыйлыкка күчте. Соңгы биш елда халык саны 258 кешегә кимеде. Лашман урта мәктәбендә 127, Әмир башлангыч мәктәберндә биш бала белем ала, - диде үзенең хисап докладында Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов.
Кызганыч, бүген, Чирмешәннән кала, райондагы иң зур авылда - Лашманда да демографик хәл кискен тора.
Бүген әлеге җирлектә башка әллә ни зур проблемалар юк. Яшәү өчен барлык шартлар да булдырылган: урамнар якты, газ, су белән тәэмин итүдә өзеклекләр юк, юллар чиста. Авыл җирлеге башлыгы әйтүенчә, җирлек территориясендә бик күп мәсьәләләр үзара салым акчасы исәбенә хәл ителә.
-2025 нче елда халыктан 417, 5 мең сум акча җыелды. Шуңа республикадан 1 670 000 сум акча өстәлде. Бу акчалар урамнарны яктыртуга, кардан чистартуга, ягулык алуга, тракторчыларга хезмәт хакы түләүгә, урамнарны ремонтлауга һәм тракторга тагылма агрегат алуга тотылды, - диде җирлек башлыгы. – Быел исә үзара салым күләмен 1 мең сумнан расладык. План буенча 707 мең сум акча җыелырга тиеш.
Кызганыч, җирлектә мөгезле эре терлек, аеруча сыерлар саны елдан-ел кими. 2025 нче елны Лашманда 64 баш сыер булса, ел ахырына 61 калды. Әмирдә ел башына нибары ике сыер иде. Сарык, кәҗә, ат саны да кимегән. Халык олыгая, ә яшьләрнең мал тотасы килми. Югыйсә, терлек асрарга барлык шартлар да бар, дәүләт тә терлек асраучыларга ярдәм итә, төрле субсидияләр бирә, грантларда да катнашырга мөмкин. Халык җыенында бу турыда да тәфсилләп сөйләделәр.
Халык җыенында сорау-гозерләр дә яңгырады. Әйтик, Миндар абый Борһанов мондый очрашуга ел саен җитди әзерләнеп, сорауларны алдан ук кәгазьгә язып килә.
-Без шундый составта елына бер-ике тапкыр гына очрашабыз. Минемчә, тартынып тормаска, мөмкинлектән файдаланырга, булган проблемалар турында сөйләргә кирәк, - диде ул.
Җирлек башлыгы һәм җыенда катнашкан район башлыгы урынбасары Надежда Гомәрова бирелгән сорауларны контрольгә алдылар, кайберләренә шунда ук җавап та кайтардылар.
Лашманда һәм Югары Кәминкәдә узган жыеннарында катнашкан район прокуроры урынбасары Ахатжон Ишматов мошенникларның алдау схемалары хакында кисәтте, уяу булырга чакырды. Чирмешәндә яшәүче бер гаилә әлле күптән түгел генә кырыкалдарларга 4 миллион 400 мең сум акча күчергәннәр.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев