Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Лашманда янгын бер гаиләне йортсыз калдырды

15 майга каршы төндә Лашман авылындагы ут казасы бер хуҗалыкның өен, каралты-кураларын юк итә. Бәхеткә, янгында кешеләр зыян күрмәгән.

- Янгын бурадан төзелгән йортка һәм каралты-кураларга җитди зыян салды, - диде райондагы янгын күзәтчелеге хезмәте инспекторы Фәнил Гыйззәтуллин. – Казаннан килгән белгечләр фаҗиганең сәбәбен ачыклыйлар.

Ел башыннан районда сигез янгын теркәлгән. Шуларның алтысында ут торак йортларга зыян салган.

Хөрмәтле чирмешәнлеләр!

Янгын куркынычы булган язгы-җәйге чорда куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез!

Ут чыгуның беренче билгеләре булганда, кичекмәстән янгын-коткару хезмәтенә “101 номеры буенча яки ашыгыч хезмәтләрне чакыруның бердәм номеры “112 буенча хәбәр итәргә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев