Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Лашман урта мәктәбе янына җиләк-җимеш бакчасы утырттылар

Лашман урта мәктәбе территориясе танылмаслык үзгәрде – биредә җиләк-җимеш бакчасына нигез салынды. Әйтерсең лә табигать тә әлеге гамәлне хуплады – көне дә җылы, кояшлы булды.

- Без барыбыз да олы тормышка мәктәп бусагасы аша узабыз. Бүген бирегә җыелган халыкны Лашман мәктәбе берләштерә. Элек безнең авылда бик матур традиция бар иде – апрель-май айларында чыгарылыш сыйныф укучылары урманга барып, берничә агач үсентәләре алып төшеп, мәктәп бакчасына утырталар иде. Һәм монда бик матур дренологик бүлек барлыкка килгән иде, - дип сөйләде Лашман урта мәктәбе директоры Фаиз Билялов. – Мәктәпне төзекләндерелгән вакытта бакча юкка чыкты, быел без дренологик бүлекне торгызырга ниятләдек. Коллектив белән уйлаштык та – җиләк-җимеш бакчасы утыртырга булдык. Һәр чыгарылыш бер агач утыртса да, “Буыннар бакчасы” дигән бакча барлыкка киләчәк. Бу тәкъдимгә мәктәпнең элеккеге укучылары бик теләп кушылдылар. Бүген иң беренче агачны Бөек Ватан сугышында һәлак булган укучылар һәм укытучылар исеменнән утыртачакбыз. Бер үсенте үзебезнең авылдашыбыз, дустын электр тогыннан коткарып, һәлак булган Тәскирә Мөбарәкшина исеменнән була.

Лашман урта мәктәбе 1938 нче елда ачылган. Зур тарихлы, данлыклы, бик күп күренекле шәхесләр укып чыккан мәктәп. Биредә тирән гыйлемле, сәләтле йөзләрчә мөгаллим эшләгән. Гомумән, бу көнне мәктәп бакчасына 150 төп җиләк-җимеш агачы һәм куаклар утыртылды. Аларның бер өлеше укытучылар исеменнән иде.

- Мин 1957 нче елны Туймәттән Лашман мәктәбенең сигезенче сыйныфына килдем. Без мәктәпне 1961 нче елда тәмамладык. Ул елларны Лашман мәктәбендә барлык татар авылларыннан килеп укыдылар, өчәр – дүртәр параллель була иде. Ул вакытта агач мәктәп иде. Шул елны яңа мәктәп өчен нигез казый башладылар, әүвәл бина агач була диделәр, соңрак таштан төзегәннәре билгеле булды, - дип сөйләде ветеран укытучы Миңлегөл апа Сафиуллина.

Әле генә мәктәпне тәмалаган яшь кыз балалар укыта башлый. Соңрак читтән торып Казанда югары уку йортын тәмамлый. Лашман егете Миндар белән гаилә коралар. Яшь укытучылар әүвәл Югары Кәминкәдә эшлиләр, соңрак Лашманга кайталар. Миндар абыйны мәктәп директоры итеп билгелиләр,  40 ел педагогик стажы булган Миңлегөл апа Лашман мәктәбендә география һәм биологиядән 29 ел белем бирә.

- Кызганыч, бүген үзебезнең чыгарылыштан монда мин генә, күп сыйныфташларым вафат инде, - дип куйды Миңлегөл апа.

Мәктәп коллективы, балалар әлеге чара алдыннан бик зур эш башкараннар: агач үсентеләре өчен тирән чокырларны әзерләп, яннарына тирес тә ташып куйганнар иде. Һәр чокыр янында ерактан ук күренеп торучы табличка да урнаштырылган.

- 1974 нче елда Лашман мәктәбен тәмамласак та, сыйныфташлар белән гел аралашып, очрашып торабыз, - диде агач утыртырга Әлмәттән махсус кайткан  Розалия Мөхәммәтҗанова (кыз фамилиясе). –Ватсапта төркемебез дә бар, шунда бергә сөйләшеп, бүген авылда очрашырга булдык. Мәктәп еллары сагындыра, аеруча Әхтәм абый Фатыйховны еш искә алабыз. Ул бию түгәрәге алып бара иде, ул безне күп нәрсәгә өйрәтте.

Сүз уңаеннан, Әхтәм абый бүген үзе дә монда иде.

Тантаналы линейкадан соң халык бердәм булып эшкә кереште, бөтенесенең дә кәефе күтәренке, сыйныфташлар бер-берсеннән шаяртышып, мәктәп елларында булган вакыйгаларны искә алып эшләделәр.

Ахырдан чара кунакларын табын янына чакырдылар, мәктәп коллективы халыкны самовар чәе белән сыйлады, өстәлгә байтак тәм-томлар да төзделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев