Лашман авыл җирлегендә былтыр алты бала туган
Бүген район авылларында әллә ни зур проблемалар юк. Яшәү өчен барлык шартлар да тудырылган: күпчелек асфальт юлдан йөри, төнлә урамнарда чигеп утырып була, суны кызганмыйча агызабыз, кибетләр саны да шактый артты.
Алай да торак пунктларда булган кайбер мәсьәләләр борчу уята. Лашман авыл җирлегендә узган халык җыенында да авыл җирлеге башлыгы Рәфкать Фәттахов үз чыгышында шуларга да тукталып үтте. Әлеге җирлектә халык саны бер ел дәвамында 41 кешегә кимегән. Гомумән, соңгы елларда әлеге җирлек авылларында яшәүчеләр кими бара, үлүчеләр дә, читткә китүчеләр дә күп.
Кызганыч, бүген, Чирмешәннән кала, райондагы иң зур авылда - Лашманда да демографик хәл кискен тора. 2024 нче елда монда нибары алты бала туган.
-Әмир авылында 131 йортта - 275, Лашманда 490 йортта 1004 кеше яши. Күпчелек 60 яшьтән өлкәнрәкләр, - диде Рәвхать Габбас улы. – Билгеле, район авылларында маллар саны да кими бара. Мондый факт безнең җирлекә дә хас. Мәсәлән, җирлектә мөгезле эре терлек саны бер елда 38 башка кимеде. 2024 нче елны Лашманда 80 баш сыер булса, ел ахырына 75 калды. Әмирдә ел башына нибары 5 сыер иде. Сарык, кәҗә, ат саны да кимегән. Халык олыгая, ә яшьләрнең мал тотасы килми.
Рәфхать Фәттахов билгеләп үткәнчә, шул ук вакытта берничә сыер асраучылар да бар: Алмаз Лотфуллин, Рауфан Галимов, Дамир Гайфетдинов гаиләләре берничә сыер асрап, гаилә бюджетына саллы гына өлеш кертәләр. Авыл җирлеге Советы терлек асраучыларга кулларынннан килгәнчә ярдәм итәргә әзер. Андыйларга дәүләт тә булыша, субсидия бирә. Бу хакта район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Мирзаһит Гатин да сөйләде.
Лашман авыл җирлегендә халыктан былтыр барлыгы 447 мең сум акча җыелган, шуңа республикадан 1 миллион 788 мең сум акча бирелгән. Әлеге акчаларның күп өлеше авыл юлларын ремонтлауга, урамнарны кардан чистартуга, тракторчыларга эш хакы түләүгә, яктырткычлар куюга, юллар һәм һәйкәл ремонтлауга тотылган. Быел да халык тәкъдиме буенча җирлектә үзсалым күләмен 500 сум итеп билгеләгәннәр.
-Халыктан җыелган акча максатчан тотыла, быел да байтак эшләр планлаштырдык. Әйтик, халык ял итә торган урыннарны төзекләндерергә, һәйкәлне ремонтларга, чапкыч һәм автомобильгә прицеп алырга ниятлибез. Шушы эшләрне җәй айларында сыйфатлы башкару өчен үзсалымны 31 мартка кадәр түләвегезне сорыйм, - дип халыкка мөрәҗәгать итте җирлек башлыгы.
Узган елда авыл җирлеге территориясендә байтак эш башкарылган: Әмирдә буа ремонтланган, балалар мәйданчыгы куелган, зиратка юл ясалган, Лашман урта мәктәбе бинасы капиталь ремонтланган, Беренче Май урамына яңа асфальт түшәлгән, нефтьчеләр ярдәме белән 50 төп нарат агачы утыртылган. Бу әле күләмле эшләр генә, болардан тыш вак-төяге дә шактый булган.
Авыл җирлеге башлыгы махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга гуманитар ярдәм җыюда актив катнашкан авылдашларына рәхмәт сүзләре ирештерде.
Җыенда район башкарма комитетының территориаль үсеш, торак сәясәте бүлекләре, полиция, урманчылык, ветеринария берләшмәсе вәкилләре дә халыкка кирәкле мәгълүмат җиткерделәр. Монда район башлыгы Рамил Айбатов та катнашты, халыкка үз фикерләрен җиткерде, районның киләчәккә планнары белән таныштырды.
Бүген тамаша залында буш урыннар сирәк күренде, шулай да аерым сорау-үтенечләр булмады да диярлек. Дөрес, үз теләкләрен кайбер оешмалар җитәкчеләренә җыен башланганчы ук җиткерделәр.
Авыл җирлеге башлыгы уңган якташларын да бүләкләде, аларны сәхнәгә чакырып рәхмәт сүзләрен җиткерде, бүләкләр тапшырды.
ФОТОРЕПОРТАЖ
Гәлсирә Шәрифуллина фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев