Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лашман мәктәбендә коррекцион класс ачыла

Октябрь аенда Лашман урта мәктәбендә сынау рәвешендә коррекцион класс ачыла. Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең Татарстан Республикасы буенча җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллиналар үткәргән кабул итүдә дә бу хакта сүз булды. -Безнең районда коррекцион мәктәп ачу проблемасы күптән туган иде,- ди район мәгариф бүлеге...

Октябрь аенда Лашман урта мәктәбендә сынау рәвешендә коррекцион класс ачыла. Балалар хокуклары буенча вәкил Гүзәл Удачина һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясенең Татарстан Республикасы буенча җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллиналар үткәргән кабул итүдә дә бу хакта сүз булды.

-Безнең районда коррекцион мәктәп ачу проблемасы күптән туган иде,- ди район мәгариф бүлеге начальнигы Хәммәткамил Хәкимов.- Сынау рәвешендә коррекцион сыйныф ачарга булдык, белгечләр бар. Лашманда коррекцион мәктәпкә мохтаҗ дүрт бала яши. Башка авылларда да мондый балалар бар.
Кабул итүгә Чирмешәннән килгән Кәлимуллиннарның һәм Иске Кадидан Мотыйгуллиннарның гозерләре дә уңай хәл ителәчәк. Чирмешәннән инвалид бала үстерүче ялгыз ана да мөрәҗәгать итте. Ул баласын дәвалау өчен кыйммәтле дарулар сатып ала. Яшь ананы да проблемалар алдында ялгызын калдырмаслар.
Казаннан килгән кунаклар уңышсыз гаиләләр, аларда яшәүче яшүсмерләр белән нинди эшләр башкарылуы хакында да сөйләштеләр. Балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссия членнарына үзләренең киңәшләрен җиткерделәр.
"Чирмешән" муниципальара полиция бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча бүлекчәсендә 13 яшүсмер исәптә тора. Аларның һәрберсенә җәмәгать тәрбиячесе билгеләнергә тиеш.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: лашман

2
X