Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагерьлар яшь хуҗаларын көтә

"Кояшлы" ял лагерында беренче смена 3 июньдә башлана. - Җәй буена өч сменада 169 бала сәламәтлеген ныгытачак,- ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рәмзия Долгополова. - Беренче сменага кемнәр киләсе билгеле, икенче һәм өченче смена туплана. Башка еллардан аермалы буларак, быел беренче һәм икенче смена 21шәр көн була....

"Кояшлы" ял лагерында беренче смена 3 июньдә башлана.


- Җәй буена өч сменада 169 бала сәламәтлеген ныгытачак,- ди районның яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Рәмзия Долгополова. - Беренче сменага кемнәр киләсе билгеле, икенче һәм өченче смена туплана. Башка еллардан аермалы буларак, быел беренче һәм икенче смена 21шәр көн була.

Лагерьга юлламаның тулаем бәясе - 12 мең 33 сум. Шуның 1805 сумы - ата-аналар взносы, 5114 сумы - коммерция взносы. Юлламаның калган чыгымнарын дәүләт күтәрә. Лагерь яшь хуҗаларын кабул итәргә әзер.

Корпусларга косметик ремонт үткәрелгән, электр челтәрләре дә төзәтелгән, янгын куркынычсызлыгы сигнализациясе яңартылган. Лагерь тирәсендәге коймалар да яңа.

Мәктәп яны лагерьлары да балаларны кабул итәргә әзер, документлаштыру эшләре төгәлләнү алдында.

- 6 июньдә андый лагерьларныны да ачу планлаштырыла,- ди мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Флера Гыйләҗетдинова. - 16 мәктәп яны лагерында 673 укучы ял итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined балаларның җәйге ялы