Лагеркада малларны чөгендер ашатып көрәйтәләр
Александр һәм Таисия Петровлар быел да аерым бер базларын азык чөгендере белән тутырганнар. Чөгендер уңа аларда, аны ашланган, тирес еш керүче участокта үстерәләр.
Алар инде берничә көн чөгендер алалар, бүген яфрагын кисәләр. Көн аяз, кояшлы, эшләргә рәхәт. Уңышны туфрагыннан арындырып, түгәрәк ясап күчләргә өйгәннәр. Бер күч булгач, аны чистарталар, шулай ансат, җирдәге чөгендер кипми. Бөтенесен берьюлы ташу да ардыра.
Улы белән килененә Евдокия Михайловна да булыша, зур пычагын осталарча эшләтә.
-Элек колхозда чөгендерне күп үстерәләр иде, нужасы безгә дә эләкте, - ди элеккеге укытучы, 84 яшьлек ветеран.
Лагеркада яшәүче Петровлар чөгендер чәчәсе участокны көздән сөрдереп калдыралар, язын мотоблок белән йомшарталар. Ике янәшә участокта чөгендер яки бәрәңге чиратлап урын ала, әле берсенә, әле икенчесенә тирес кертелә. Әнә киләсе елда бәрәңге утыртылачак җиргә тирес түгелгән дә.
-Күпчелек эшне кул белән башкарабыз, - ди Таисия Яковлевна. -Мотоблок сызган буразнага чөгендер орлыкларын сибеп чыгабыз да, тырма белән күмдерәбез. Җыйнау булгач, эш озакка сузылмый. Сезонга бер чиләк чамасы орлык китә, аны үзебез үстерәбез, шикәр чөгендерен генә сатып алабыз. Чүп утаганда балалар булыша. Быел ялым ипле чакка туры килде, чөгендер алабыз.
Петровларның сыерлары, таналары чөгендерне бик яратып ашыйлар икән. Аны, кул белән әйләндереп, иттарткыч сыман аппарат аша ваклап чыгаралар. Әлегә бер баш малга көненә бер чиләк чөгендер бирәләр, кышка, соңрак аның күләме нык күбәя. Хәзер бит кабак та бар, маллар көтүдә дә йөри, диләр.
...Хуҗабика белән сөйләшеп торганда, бакча алдында берәү күренде. Монда килүе. Күршеләре Вера Гурьяновна Ильина икән. Әле генә кибеткә барып килгән, бер уңайдан, эшле күршеләргә ипи дә ала кайткан. Җитмәсә, чөгендер кырырга булышмакчы, пычагы үзе белән.
-Мин дә чөгендер үстерәм, кәҗәм бар бит, ди ул. -Үземнекен алдым инде, күп түгел бит.
Һәм алар, җыйнаулашып, өчәү тотынгач, тиз арада тагын бер чүмәләнең “башына җиттеләр”, тагын байтак чөгендер чистарттылар.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев