Лагерка киленнәренең тугызысы - Сәләйдән
Без бу хакта язган идек
45 ел элек
Ленин исемендәге колхоздан (Күтәмә авылы) сарык караучы Мария Малматина былтыр 100 сарыктан 121 бәрән алып, районда беренче урынга чыкты. Мария Александровна III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены кавалеры.
“Ленин юлында” – 2 июнь, 1978 ел.
Чирмешән май-сыр заводында узган ярты елда барлыгы 229 тонна май һәм 205 тонна сыр җитештерелде.
“Ленин юлында” – 30 июнь, 1978 ел.
40 ел элек
Лашман авылындагы балалар бакчасында 80нән күбрәк бала тәрбияләнә.
“Ленин юлында” – 1 июнь, 1983 ел.
Районыбыз урта мәктәпләрендә дәүләт имтиханнары башланды. 1 нче июнь көнне унынчы класстан 796 укучы сочинение яздылар, ә инде сигезенче классның 624 укучысы алгебрадан язма эш эшләде.
“Ленин юлында” – 4 июнь, 1983 ел.
Бүген XXII партсъезд исемендәге колхозда (Иске Үтәмеш) 43 трактор, 17 комбайн, 12 йөк автомобиле бар.
“Ленин юлында” – 11 июнь, 1983 ел.
Быел Чирмешән урта мәктәбен 88 укучы тәмамлый.
“Ленин юлында” – 11 июнь, 1983 ел.
35 ел элек
Район җитәкчелеге Казандагы югары уку йортларында, махсус урта уку йортларында белем алучы студент якташлар белән очрашты.
“Ленин юлында” – 1 июнь, 1988 ел.
Район Сабан туенда көрәш финалында ике Бәдретдинов – Рәфис һәм Рәшит очрашты. Туймәт егетләре бәйгесендә Рәфис өстен чыкты һәм Сабантуй батыры исеменә лаек булды, төп приз – тәкә белән бүләкләнде.
“Ленин юлында” – 8 июнь, 1988 ел.
Ибрай Каргалы авылында инкубатор эшли башлады. Быел монда халыкка 45 мең үрдәк бәпкәсе һәм 55 мең чебеш чыгарып сатарга исәплиләр.
“Ленин юлында” – 8 июнь, 1988 ел.
Кызыл Чишмәдә “Кече авыл көне” үткәрелде. Элек 70тән артык йорты булган бу бистәдә хәзер нибары 20 йорт бар, аларда 50ләп кеше яши.
“Ленин юлында” – 29 июнь, 1988 ел.
30 ел элек
Чирмешән сәүдә үзәгендә “Коктейльбар” ачылган иде. Аның исеме элек “Буфет” булса, бүген аңа исемне башкача кушарга мөмкин, әйтик “Коктейльюк”, чөнки монда коктейльнең булганы юк.
“Ленин юлында” – 2 июнь, 1993 ел.
Кече Чегодайда берьюлы өч йорт янды. Халкыбыз шәфкатьле: зыян күрүчеләргә ярдәм күрсәтергә тырышалар.
“Ленин юлында” – 2 июнь, 1993 ел.
Лагерка авылына кагылышлы кызыклы факт: бирегә Шентала районының Салейкино авылыннан 9 килен төшергәннәр. Янәшәдәге күрше авыллар да түгел үзе.
“Ленин юлында” – 2 июнь, 1993 ел.
Түбән Чегодайда 29 май көнне яңа мәчет ачылды.
“Ленин юлында” – 2 июнь, 1993 ел.
Бүген районда су агызу өчен һичкаян шланг табып булмый. Аны күрше Шенталадан алырга мөмкин, билгеле, метрын 600 сумга.
“Ленин юлында” – 9 июнь, 1993 ел.
Урман хуҗалыгы газ участогы янәшәсендә яңа базасының нигезләрен булдырды: биредә бүген контора бинасы төзелә.
“Ленин юлында” – 9 июнь, 1993 ел.
Шешминка авылы Советы буенча былтыр 18 бала туган, быел биш айда 6 бала дөньяга килгән, монда бер пар да никахлашмаган.
“Ленин юлында” – 12 июнь, 1993 ел.
Ай үттеме, әйберләргә бәяләр котырынып арта. Моңа халык күнегеп бара бугай инде. Хәзер исә ашханәгә кереп тамак ялгыйм дисәң кассирга пачкалап акча сузарга туры килә.
“Ленин юлында” – 16 июнь, 1993 ел.
Район Сабан туенда Түбән Кәминкәдән Фазыл Гыйрфанов көндәшләренең күбесен чиста екты һәм баш батыр булды. Аңа “Иж” мотоциклы һәм, билгеле, тәкә бирелде.
“Ленин юлында” – 16 июнь, 1993 ел.
Чирмешәндә, район эчке эшләр бүлеге янәшәсендә төзелүче кунакханәнең түбәсен ябарга керештеләр.
“Ленин юлында” – 19 июнь, 1993 ел.
Бүген төп трассадан Иске Кадига кадәр асфальт юлдан барып була.
“Ленин юлында” – 26 июнь, 1993 ел.
Югары Чегодайда яңа бина күтәрәләр - мәчет төзиләр.
“Ленин юлында” – 30 июнь, 1993 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев