Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Лагерка әбиләре оекбашлар бәйлиләр

Лагерка авылында хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм йөзеннән оекбашлар бәйләү оештырганнар.

Авылның ветераннар советы рәисе Зоя Ларионова әйтүенчә, әлеге эштә бик күп кеше катнаша.

-Махсус хәрби операция башланганнан бирле, көз, кыш айларында авылдашлар белән бергә җыелышып, кич утырып, оекбашлар бәйләдек. Әзер оекбашлар алып килүчеләр дә бик күп булды, - ди Зоя Ивановна. – Бу эшне алга таба да дәвам итәргә уйлыйбыз. Безнең күңел җылысы кушып бәйләнгән җылы оекбашлар солдатларга ярдәм итәр дип ышанабыз. Форсаттан файдаланып, әлеге мәрхәмәтле эштә катнашкан, үз өлешен керткән һәркемгә бик зур рәхмәт.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев