Чирмешән яңалыклары

"Безнең Чирмешән" газетасы - Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Кызылчишмәлеләр бәйрәме: монда авылның 100 еллыгына җыелдылар

Яңа Кади авылыннан күчеп утырган халык 1926 елда Кызыл Чишмә авылына нигез салган.

Ни, кызганыч, 100 еллык тарихы булган әлеге поселокта бүген нибары өч йортта җиде кеше гомер  итә. Ә заманында гөрләп торган авыл булган ул: терлекчелек фермалары эшләп торган, авыл клубы, кибете, ФАПы, башлангыч  мәктәбе халыкка хезмәт иткән.

-1980 нче еллар башында авылдашларның күпчелеге Түбән Кама районының Афанас авылындагы совхозга кузгалды, минем әти-әниләр дә. Кызылчишмәлеләр анда терлекчелектә, кырчылыкта эшләделәр, - ди Түбән Камада яшәүче 60 яшьлек Газыймҗан Шәймарданов.

Шулай читкә таралышкан авылдашлар ел да туган төбәкләренә кайтып, Авыл көне уздыра, быел исә Кызыл Чишмәнең 100 еллыгы. Узган шимбә көнне 300ләп авылдаш авыл уртасындагы Чишмә буенда зур табын кордылар, Коръән аятьләре укып, мәрхүм авылдашларын искә алдылар. Шәймардановлар, Галләмовлар, Кәримовлар гаиләләре (быел аларның чираты) корбан чалдырып, халыкны корбан шулпасы, тәм-томнар белән сыйлады.

-Авылда үскән кешегә төп нигез бик якын бит инде ул, тән тартмаса да, кан тарта диләр бит әле. Без үскәндә авыл гөрләп торды. Мин 1970 елда укырга кереп, авылдагы башлангыч мәктәптән соң, Яңа Кадида укыдым. Ул вакытларда Кызыл Чишмәдән Яңа Кади мәктәбендә 65-70 бала белем ала иде, - диде Газыймҗан Шәймарданов.

Чишмә буендагы мәҗлестән соң ир-атлар мәчеткә җыелды. Аннан авыл уртасында көйләнгән сәхнәдән җыр-моң, тәбрикләүләр яңгырады. Кызылчишмәлеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Җамалетдинов котлады. Авылда элемтә юк диярлек, кесә телефоннары начар тота. Илнур Минсәгыйть улы әлеге проблеманы хәл итәргә тырышачакларына ышандырды. Кызылчишмә урамнары юлларына былтыр вак таш түшәделәр. Монысы өчен авылдашлар район җитәкчелеге, район башлыгы Рамил Айбатовка кат-кат рәхмәт җиткерделәр. 

Түбән Кама шәһәрендәге Чирмешән якташлык җәмгыяте  рәисе Рахилә  Корбангалиева да авылдашларны бәйрәм белән котлады һәм  Галләмовлар, Кәримовлар һәм Шәймардановлар гаиләләренә бүләкләр тапшырды.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев