Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең районда

Кызыл Чишмәнең 100 еллыгына тәүге зур бүләк ясадылар

Кызыл Чишмә авылы (поселок) Яңа Кади (Утыз Имән) авылыннан 1926 елда аерылып чыккан.

Бирегә җиде гаилә күчеп килеп, яшәп киткәннәр. Авыл кечкенә генә булса да, эшләр өчен, көн күрергә үзенең ат, сыер, сарык, тавык, куян фермалары, тегермәне, кирпеч заводы, тимерчелек алачыгы, сушилкасы, орлык амбары, такта ярырга пилорамасы булган. Әби-бабайлар, әти-әниләрнең тырышлыгы белән авыл зураеп 80 йортка җиткән. Үз башлангыч мәктәбе, медпункты, роддомы, кибете бар иде. Ни кызганыч, 1970 еллардан авыл халкы бер-бер артлы күченеп китәргә мәҗбүр булды. Моңа фермалар ябылу, эш, юллар булмау да сәбәп булгандыр.  Нәтиҗәдә, 30дан артык гаилә Түбән Кама районындагы совхозга барып урнашты. Яр Чаллыгада китүчеләр дә булды.

Олы авылдашлар бик аз инде

Шулай итеп, безнең авыл бетеп барганда, 2004 елда, бәлки авылыбыз сакланып калыр дигән өмет белән, авыл активистлары җыелып, Авыл көнен үткәрергә булдык. Бу бәйрәмгә төрле якларга таралган бик күп авылдашлар кайтты. Шуннан соң, өч ел рәттән, зурлап Сабан туйлары уздырылды. Авыл халкы, җыелып киңәштек тә, 2009 елдан, Корбан чалып, Корьән ашлары уздыра башладык. “Нурлатнефть” оешмасы чишмә янында 220 кеше сыярлык итеп өстәлләр, эскәмияләр ясап куйды.

Менә ничә еллар инде, чират белән, гаиләләр Корбан гаетеннән соң, зурлап табын уздыралар. Һәр ел саен нинди дә булса темага багышланган концерт программасы әзерләнә. Беренче елларда халык азрак булса, соңгы елларда, авылдан чыгып киткән, төрле төбәкләрдән 300дән күбрәк кеше җыела. Олы авылдашлар инде бик аз калды. Аларның балалары, оныклары кайта.

2019 елда Розалия Сафиуллина тарафыннан авылыбыз тарихы турында китап язылды. Басманың презентациясе булды.

“Аулак өй”гә җыелдык

2023 елда, Гореф-гадәтләр елы буларак, бик зур программа күрсәтелде. Элек уйналган уеннар, аулак өй, солдат озату, кич утыру күренешләре сәхнәдә шаккатырлык булды. 2024 елда Гаилә елына багышланып, искиткеч матур музыкаль күренеш әзерләнгән иде.

Гомумән, безнең авыл халкы, музыкаль белем алмасалар да, җырга-моңга оста. Гармунчылар йорт саен диярлек, бер йортта 2-3шәр гармунчы булганнары да бар.

Авыл халкы, бер-беребез белән бер туганнар кебек, бердәм булып, ярдәмләшеп яшибез. Ел саен авылны, зиратны төзекләндерү өмәләре үткәрәбез.

Әгәр дә шушы эшләрне вакытында башлап җибәрмәсәк, башка кайбер авыллар кебек, безнең авыл да юкка чыккан булыр иде. Дин бетерелгән заманда, безнең авылда, әби-бабайларыбыз динне саклап калдылар, безгә китереп җиткереп, хәзер без балаларыбызга, шушы Корьән мәҗлесләренә җыелып, күңелләренә сеңдереп калдырырга дип тырышабыз. Кечкенә балалар да авылда кайчан тагын җыен була, дип сорап торалар. Авылдашлар арасында динне, уразаны тотмаган, намаз укымаган кеше бик сирәк. Хаҗга баручылар да, башка авыллар белән чагыштырганда, санап бетергесез, Әлхәмдүлилләһ!

Табигать сынавы

Башка елларда, җыен көнендә Аллаһы Сөбехәнә үә Тәгалә матур, кояшлы көннәр бирсә, быел айлар буе яуган яңгырлары белән сынады. Авыл эчендәге юллар машина белән дә, җәяү дә йөрмәслек булып баткаклыкка әйләнде. Шулай булуга карамастан, халык авылга агылды. Кызыл Чишмә уртасында ясалган сәхнәдә, яңгыр астында, Розалия Сафиуллина җитәкчелегендә һәм Түбән Кама якташлык җәмгыяте белән берлектә, бик матур концерт программасы күрсәтелде. Җыенны оештыручы Сәмигуловлар, барлык кайткан авылдашлар, кунаклар, сабыр булып, төшенкелеккә бирелмичә, җыенны уздырып җибәрдек, Аллаһыга тапшырып. Иң гаҗәпләндергәне шул булды, Рөстәм хәзрәт Корьән укырга тотынып, аш тәмамланганчы яңгыр туктап торды. Бу инде Аллаһның ярдәме һәм рәхмәте булды.

Рәхмәт, юллы булдык

Менә шушы җыеннан соң, авылдашлар белән киңәшеп, үзебезнең район башлыгы Рамил Тәлгать улы Айбатовка, авыл эчендәге юлга таш җәйдерү нияте белән, хат белән мөрәҗәгать итәргә булдык. Имзалар җыеп хатны җибәрүгә, ике атна да үтмәде, гозерегез уңай хәл ителәчәк дип, җавап хаты килде. Ахырлары хәерле булсын дип, догада булдык. 21 август көнне эш башланып та китте. Беренче КамАЗ килгәч, күзләрдән яшьләр чыкты, шатлыктан. Авыл җирлеге башлыгы Мингәрәй Минәхтәм улы булышлыгы, тракторчы Саматның үз эшен белеп, зур ярдәм күрсәтүе, авыл егетләренең тырышлыгы белән тиз арада 450 метр арада таш җәелде.

Хәзер инде, һава торышының нинди булуына карамастан, зиратыбызга кадәр барырга мөмкин. Бу зур эшнең башкарылып чыгуына хәтта ышанып та булмый. Авылыбызның 2026 елда узачак 100 еллыгына иң зур бүләк итеп кабул итәбез. Мәшаллаһ!
3 нче августта Рамил Тәлгать улы, ике урынбасары, фотокорреспондент белән үзе килде Кызыл Чишмәгә, юлны карап китәргә. Кешеләре, йортлары да калмаган диярлек авылга игьтибарлы булып, ярдәм итү теләге белән янып йөрүе, гади дә, халыкчан, ачык булуы белән аерылып тора Рамил Тәлгатович. Барлык Кызыл Чишмә халкы аңа олуг рәхмәтләребезне белдерәбез. Әйтеп бетерә алмаслык авыр хезмәтендә, зурдан-зур уңышларга ирешүен теләп калабыз! Әйләнә-тирәсендә һәрвакыт яхшы, мәрхәмәтле кешеләр генә булсын! Аллаһы Тәгалә ярдәмен һәм бәрәкәтен бирсен!

Форсаттан файдаланып, район башлыгы урынбасары Надежда Гомәровага да рәхмәтлебез. Шулай халык белән якын булып, исән-сау эшләргә насыйп булсын!

Тәнзилә Минһаҗева.

Кызыл Чишмә–Казан.

Авыл көненнән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев