Күтәмәдә һәм Иске Котышта сайлаучылар актив
Җирлек Советына депутатлар сайлауда Күтәмәнең 4 нче округында 33 сайлаучы (исемлектәгелләрнең 61 проценты) тавыш биргән дә. Иске Котыштагы 1 нче округта 47 сайлаучы тавыш биргән (75 процент).
Бүген сәгать 12гә тупланган бу мәгълүматлар районның территориаль сайлау комиссиясеннән алынды.
- Бүгенге өстәмә сайлаулар закон таләп иткәнчә, тыныч уза, - диде комиссия рәисе Рамил Әхмәдуллин. – Участокларда 20 сәгатькә кадәр килеп тавыш бирергә була.
Кадыйр Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев